Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Уңайлы һәм тиз

Гражданнарга тиз арада һәм уңайлы хезмәт күрсәтү максатыннан, Балтач Пенсия фонды идарәсе төрле белешмә, документларны заказ буенча бирә.

Пенсия һәм бердәм акча түләве (ЕДВ), аерым бервакыт арасында түләнгән пенсия һәм бердәм акча түләвенең күләме, Федераль ташламаларга ия булучыларның социаль җыелмасына булган хокуклары, Пенсия фондына түләнгән иминият кертемнәре, фондка булган бурычлар, Пенсия фонды аша пенсия яки бүтән төрле түләүләр алынуы турында белешмәләр, пенсия алу турындагы таныклыкның күчермәсе (югалган очракта) шундыйлардан. Моның өчен 2-51-57, 2-52-12 телефоннары аша фамилия, исем һәм атасының исеме, белешмәнең яки документның төрен һәм кирәк булган очракта башка мәгълүматлар да әйтергә кирәк була. Белешмәләрнең һәм документларның төрләренә карап әзерләп кую срогы 1 көннән алып 8 көнгә кадәр. Алдан заказ белән әзерләнгән белешмәләрне һәм документларны алырга килгәндә гражданнарның паспортлы булуы мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250