Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Васил Вәлиев «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең 12нче бүлегендә җитәкче алышынды.

2001нче елдан шушы бүлекне җитәкләгән Васил Хәбибулла улы Вәлиев быел гыйнвар аенда 65 яшьлек юбилеен тантана иткәннән соң постыннан китте. Финанс-икътисад эшчәнлегендәге зур уңышлары өчен Татарстан Республикасының «Намуслы хезмәте өчен» медале белән бүләкләнеп китте.
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен Васил Вәлиевка аннан башка да бирелгән бүләкләр күп. Бигрәк тә район сәүдә системасын җитәкләгәндәге уңышлары зур. Ул бу постта 1985нче елдан бирле, казначылыкка күчкәнгә кадәр хезмәт куя. 1985нче елга кадәр ун ел җәмәгать туклануы предприятиесен җитәкләгән.
Ул елларда нәтиҗәле хезмәтләре өчен Васил Вәлиевка Татарстан Республикасының, аннан Россия Федерациясенең атказанган сәүдә хезмәткәре исемнәре бирелде. Ул «Россия Федерациясенең финанс хезмәте отличнигы». Хезмәт ветераны Васил Хәбибуллович Вәлиевка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен ахыргы зур бүләкне - медальне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.
Васил Хәбибуллович үз урынына лаеклы алмаш та хәзерләп китте. Федераль казначылыкның 12нче бүлегенә җитәкче итеп аның кул астында эшләп тәҗрибә туплаган хезмәткәр Иңгел Галимов билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250