Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ярый әле кулы пешмәгән...

Коткаручылар вакытында килеп җиткән.

Кичә кич коткару хезмәтенә Уфада баланың батареяга кысылуы турында хәбәр итеп шалтыраталар. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Коткаручылар килгәндә, чыннан да, 6 яшьлек малайның кулы батареяга кысылуы ачыклана. Әти-әнисе сөйләвенчә, малай уйнап йөргәндә, ялгыш кына кулын җылыткыч батареяның секцияләре арасына тыккан, әмма кире алалмаган. Әти-әнисе дә ярдәм итә алмагач, коткаручылар чакыртырга мәҗбүр булганнар.

Ведомство хезмәткәрләре авария-коткару инструменты ярдәмендә баланың кулын азат иткән. Бәхеткә, малайның хәле яхшы, дәваханәгә озату кирәк булмаган, дип яза Кызыл таң.

Фото: Социаль челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш