Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яшелләндердек...

Республикабызда игълан ителгән «Урман утырту көне»н Балтач балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы бәйрәм рухында хезмәт вахтасында билгеләп узды. 5 октябрь көнне Балтач үзәгендә көзге ярминкәләр гөр килгән бер мәлдә бу коллектив бердәм булып «Балтач» спорткомплексы территориясендә агач утыртырга чыкты.

Нормабаш башлангыч мәктәбе укучылары белән агачлар утыртканнан соң, бирегә «Балтач» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре дә сугылды. Аларның коллективка килүе үзе бер зур бәйрәм булды. Кыска гына очрашу вакытында «Балтач» тыюлыгы җитәкчесе Альберт Фәрхетдинов коллективка үзләре белән тыгыз мөгамәләдә эшләгән өчен олы рәхмәт хисләрен җиткерде, табигатебез матурлыгы өчен янып йөрүче мәктәпнең инструктор-методисты Нурзада Сәмигуллинга Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Тантаналы өлештән соң, коллектив тыюлык хезмәткәрләре белән берлектә бердәм булып Саба урман хуҗалыгыннан алып килгән заманча технологияләр кулланып үстерелгән 150 данә үсентене һәм Кили урман хуҗалыгыннан алып кайтыштан ылыслы һәм яфраклы 350 агач үсентесен спорткомплекс территориясендә һәм аның янәшәсендәге участокларга утыртып чыктылар. Шул ук вакытта үткән уку елында «Мегаом» җитәкчесе Раиф Гафиуллин тырышлыгы белән кайтартылып, гимназиянең Гүзәл Хәкимова җитәкчелегендә 4«а» сыйныф укучылары утырткан нарат үсентеләренең үсеп китә алмаганнары урыннарына да яшь үсентеләр утыртылды. Утыртылган агачларыбызның матур булып үсеп китүләрен генә телисе кала.
Рәсемдә: Без утырткан агачлар озын гомерле булса иде, дип тели спорт мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250