Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Язылган өчен Ipad!» бүләкләре ияләренә тапшырылды.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте 2015нче елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылучылар арасында «Язылган өчен Ipad!» конкурсында катнашып, якташларыбыз арасында да махсус бүләкләренә ия булучылар бар.

Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына "Татмедиа" АҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга һәм квитанцияләренең күчермәләрен почта яисә интернет аша Казандагы адреска җибәрергә тиеш. Ә җиңү яулау өчен бүтәннәрдән алдарак һәм иң зур суммага подписка рәсмиләштергән абунәче булуы шарт итеп куелган. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте 99 газета һәм 21 журнал нәшер итә. Аның составында 23 телерадиокомпания һәм интернет-ресурслар бар. "Подписка өчен Ipad!" конкурсы киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Күптән түгел бу бәйгегә нәтиҗә ясалды. "Татмедиа" басмаларына актив язылучы төп өч җиңүчедән тыш, 50 абунәче кызыксындыру бүләкләренә - китап һәм канцелярия товарлары җыелмасына ия булды. Алар арасында райондашларыбыз - Карадуган авылында гомер итүче коллегабыз, үткен каләм иясе Рәфыйк Шәрәфиев, Арбордан Гөлүсә Шәйхиева, Салавычтан Зөбәрҗәт Фатыйхова бар. Шулай ук Кариле авылыннан мәгариф ветераны Илсөя Һадыева да "Татмедиа"ның махсус бүләгенә лаек булды. Илсөя ханым призерлар исемлегенә кермәсә дә, күп газета-журналлар яздыртканлыктан китап белән бүләкләнде.
Бәйгедә җиңгән якташларыбызны котлау һәм аларга бүләкләр тапшыруны "Хезмәт" газетасы редакциясе оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250