Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җылы булсын өчен

Бүгенге көндә газ цивилизациянең табигый байлыгы булып тора. Без аны өйләрдә җылылык чыганагы буларак кулланабыз.

Соңгы вакытта еш кына үз белдекләре белән газ ялгаучылар, газ приборларын урнаштыручылар ачыклана башлады. Шулай ук газ үткәргечләрне һәм вентильләрне декоратив тартмалар астына яшерү дә еш күзәтелә торган очракларның берсе. Ә бит гади генә кагыйдәләрне үтәү кеше иминлеген саклаучы төп чаралар булып тора. Газ приборларын эксплуата¬цияләү инструкциясен игътибар белән уку һәм аны төгәл үтәү - төп таләпләрдән санала. Кышкы чорда чорма башларының бозлану-бозланмавын, төтен юлларын һәм вентиляцияне дә һәрдаим тикшереп торырга кирәк. Газны кулланганнан соң краннарны ябу кирәклеген истән чыгарырга ярамый.
Кисәк кенә газ килү туктатылса, шулай ук газ краннарын ябарга һәм 04 телефоны буенча шалтыратырга, газ җиһазларының төзексезлеген сизгән очракта да, кичекмәстән идарә хезмәткәрләренә (2-57-97) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Йортта яки фатирда газ исен сизеп алсагыз, тиз генә газ краннарын ябарга, тәрәзә яки форточкаларны ачарга һәм 04 телефонына шалтыратырга киңәш ителә. Бу очракта электрны яндырырга яки сүндерергә ярамый, чөнки кечкенә генә ут очкыны газ шартлауга китерергә мөмкин.
Газ приборларын урнаштыру яки алыштыру, үз белдегең белән газ яки конструкциягә үзгәрешләр кертү катгый рәвештә тыела. Газ приборларын күзәтүсез калдырырга ярамый. Хәтта салкын көннәрдә дә газ плитәсен җылыту чыганагы буларак куллану тыела. Чөнки әлеге гамәл янгын китереп чыгарырга сәләтле. Балаларны һәм газ приборларын куллану кагыйдәләрен белмәүче кешеләрне газ приборлары янына җибәрү катгый тыела. Онытмагыз! Газга «Сез» дип мөрәҗәгать иткән очракта гына ул өегезне җылы һәм уңайлы итү өчен ул сезгә тугрылыклы хезмәт итәр.
«Балтач газы» идарәсе
Материалны газета өчен Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250