Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йомырка кәтлитне боза!

Кәтлит йомшак, хуш исле һәм тәмле булсын өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.

1. Фаршны берничә төрле ит кушып әзерләсәң, кәтлит аеруча тәмле була. Мәсәлән, сыер малы һәм ат яисә сарык ите.

2. Фаршка суган салырга кирәк. Күбрәк булган саен, яхшырак. Болай эшләгәндә кәтлит йомшак була. Суганны фаршка ризыкны әзерләр алдыннан гына вак кыргычтан үткәреп салыгыз.

3. Күпләр фаршка йомырка һәм сөттә җебетелгән икмәк куша. Йомырка кәтлитне катыра, ә сөт кушсаң, сусыллыгы югала. Шуңа күрә икмәкне суда җебетеп салу күпкә отышлы.

4. Кәтлитләр әвәләр алдыннан фаршны яхшылап бутап, суккалап алу аны кислород белән баета,дип яза Кызыл таң.

5. Кәтлитләрне кечкенә итеп эшләргә тырышмагыз. Алар зур булган саен сусыл була.

Фото: Социаль челтәрләрдән

6. Кәтлитләрне башта кызу утта ике ягын да кыздырып алыгыз, ә аннары таба капкачын ябып, сүрән утта 30-35 минут пешерегез. Шул вакыт эчендә берничә тапкыр әйләндереп алыгыз. Бу суты чыгып бетмәсен өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт