Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юлчылар Сала Көшкәт авылы янындагы юлны ремонтлыйлар

Сала Көшкәт тавындагы юлны ямый-ямый юлчылар инде үзләре туеп беткәннәрдер.

Язын-көзен кимендә икешәр тапкыр ямыйлар иде бит андагы асфальт иӊеп барлыкка килгән чокырларны. Ямаганнан соӊ әл ул сикертмәле булып кала, җитмәгәненә күпмедер вакыттан яӊадан иӊеп, тагын чокыр барлыкка килеп шоферларныӊ үзәгенә үткән юл ул.
Шушы көннәрдә әлеге юл участогын юлчылар тагын ремонтларга керештеләр. Юл кырыйларын кырдырып, чокыр-чакырларны ямап яӊа катлам асфальт җәяргә җыеналар, ахырысы. Чөнки берничә олау асфальт китереп бушатканнар. Безнеӊ өчен эш сәгате бетсә дә, юлчылар әле туктарга җенмыйлар.
Бу юлы эшләнгән ремонт инде озакка чыдар, капиталь ремонт булыр дип ышанасы килә. Вакыт күрсәтер…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250