Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Юмарт йөрәкле иде

Безнең өчен бик тә кадерле якын кешебез, Балтач халкы күңелендә эшлекле, игелекле җитәкче буларак якты эз калдырган Илдус Мансур улы Шиһабетдиновка 22 февральдә 60 яшь тулган булыр иде. Ни үкенеч, ул инде безнең арада юк, үзенә хас гаярь ашкыну ташып торган энергия белән кайнап-мавыгып эшләп йөргәндә, фәкать 56 яшендә юл...

Ул вакытта ни дәрәҗәдә зур тетрәнү кичергәнебезне әйтеп-сөйләп аңлата торган түгел, бу фаҗигане без генә түгел, бөтен район халкы, Арча халкы йөрәккә якын кабул итте. Балтачта Хәдичә һәм Мансур Шиһабетдиновларның уллары Илдус яшьтән үк тере, максатчан, нык ихтыярлы булып җитлегә. Хезмәтенең башлангыч елларында ул үзен эш өчен янып йөри торган тынгысыз, сәләтле, булдыклы кеше итеп таныта.
Илдусның иң калку сыйфаты - башкаларга игътибарлы, кешелекле, ярдәмчел була белүендә. Ул буш вәгъдәләр биреп күзгә төтен җибәрмәде, ышандырса үти, әйтсә эшли иде. Шактый дәрәҗәле пост биләсә дә, масаюны белмәде, гади, ихлас, жор күңелле, ут борчасы кебек җитез һәм тынгысыз булып яшәде. Гаиләдә дә ул бөтенебезгә ышанычлы терәк-таяныч иде. Эшендәге проблемаларны сытык йөз белән өйгә ияртеп кайтмады, ачык йөзле, ягымлы, кайгыртучан, миһербанлы булды. Гаҗәеп киң юмарт күңеле белән туганнарына гына түгел, гозер белән килгән һәркемгә яхшылык эшләүдән тәм табып яшәде.
Күңел байлыгы чиксез зур булган Илдус табигатьне дә бик яратты. Ял көннәрендә балык сөзәргә, җиләк яки чикләвек җыярга, урман һавасы суларга безне дә ияртә иде. Матурлыкны күзе белән генә түгел, сизгер җаны белән дә тоя белгәнгә күрә, җәй җитсә бакчада үз куллары белән йөзләгән чәчәкләр утыртып, аларны тәрбияләп үстерә иде. Бер үк кешедә шуның хәтле күпкырлы табигый сәләт, үткен зиһен, коллектив туплап оештыру, нык ихтыяр көче һәм юмарт йөрәге белән нечкә күңел сизгерлеге ничек бергә туры килгәндер - монысы табышмак булып кала.
Бу көннәрдә безгә бигрәк тә ямансу. Нишлисең, аяусыз язмыш каршында без көчсез. Ходайның мондый чиктән тыш авыр сынавына да күнәргә, түзәргә туры килә. Фәкать яхшы яктан искә алуыбыз рухына шатлык өстәсен дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250