Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

90 ел элек уттай урак өстендә басуда туган юбиляр (+фото)

Нөнәгәр авылында яшәүче Галия Әшрәф кызы Әшрәповага 18 август көнне 90 яшь тулды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Нөнәгәр авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Гәфиятуллина, ветераннар Советы рәисе Наил Салихов, «Кызыл юл» авыл хужалыгы продуктлары җитештерү кооперативы икътисадчысы Фәйрүзә Сәгъҗетдиновалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Галия апа туган көне белән тәбрикләргә килүче район җитәкчеләрен капка төбенә үк чыгып көтеп тора иде. Колач җәеп, "Хуш киләсез, түрдән узыгыз!" дип, шат күңел белән каршы алды ул. Мондый күренешкә тап булгач, ирексездән, "Сөбеханаллаһ! Күзләр тимәсен!" дип куйдык...
Галия апаның дөньяга килү тарихы да бик үзенчәлекле булып чыкты әле. Әнисе Гайниҗамал апа аны Үҗәл тау башында колхоз басуында урак урганда тапкан. Хәтта аның кендек бавын да урыс хатыннары урак белән кисеп өзгәннәр, дип сөйләп калдырган булган әнисе. Әйе, уттай урак өстендә тугангамы, ул үзе дә гомер буе "ут" кебек тере була. Җитез, кыю, тапкыр телле, үткен булуы белән ул әле дә соклану хисләре уята. Гел хәрәкәттә булганга картаерга өлгермәгәндер дә ул, мөгаен, Хәер, озын гомерлелек аларның нәселләрендә дә булуы ачыкланды. Әти-әнисе, туганары арасында 86, 87, 90 яшькә кадәр яшәп гомер куйганнар.
- Агым суның акканын күреп булмаган кебек, гомерем дә аккан су кебек аккан да киткән, сизми дә калганмын. Хәтта 90 яшь тулды дип әйтергә дә оялам мин. Бик күп гомер яшәлгән бит... Авырлыкларны күп кичерсәм дә, хәзер оҗмахта яшим мин!
Балачак елларым, үсмер чаклар нужа күреп, газап чигеп үтте. Авылда 13 яшемнән колхозда хезмәт куйдым, бригадта төрле эштә эшләдем, сыер саудым, бик нык авырып, җиңел эш кенә рөхсәт ителә дигәч, мәктәптә җыештыручы булып та хезмәт куярга туры килде. Аннан соң кабат колхозга эшкә кердем.
Мин туып-үскән төп нигездә, шушы зур, матур йортта туганнарым белән бер гаилә булып яшәвем белән дә бик бәхетле. Без үзебез гаиләдә өч бала үскән идек. Ике абыем вафат булды инде, мин генә калдым. Хәзер абыемның улы Җәвид, киленебез Әлмирә гаиләсе белән гомер итәм. Аларның өч баласы үсеп шәһәргә киттеләр, без өчәү генә калдык. Кадер-хөрмәт күрсәтеп, олылап яшәгәннәре өчен бик рәхмәтле мин аларга, - дип ихлас теләкләрен дә ирештерде Галия апа.
- Безнең өчен "Дәү апай" булды ул. Минем бу йортка килен булып төшкәнемә 32 ел булды. Галия апа үзе тормышка чыгып бала тапмаса да, бик бала җанлы, туганчыл булды. Безнең гаиләбез һәм барлык туганнарыбыз өчен өзелеп торды. Балаларыбыз үскәндә төп терәк, киңәшче булды. Әле хәзер дә оныклар карарга булыша. Йорт эшләрен дә аның белән киңәшеп башкарабыз. Балалар, оныклар кайткач та, туганнар җыелышсак та иң беренче "Дәү апай" дип аның белән барып күрешеп, ихтирам күрсәтәләр. Әле тагын шулай озак еллар бергәләшеп, гаиләбезнең хөрмәтле кешесе булып, сәламәтлектә, иминлектә яшәргә Ходай насыйп итсен иде! - дип телибез дип сүзгә кушылды кызы кебек якын киленнәре Әлмирә ханым.
Нөнәгәр авылының ветераннар Советы рәисе Наил Салихов сүзләрендәге кебек Галия апа Әшрәповага киләчәктә дә авылның акъәбисе булып, ихтирамлы, абруйлы өлкән кешесе булып, сәламәтлектә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Урыны өйнең түрендә булсын!
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250