Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ә сезнең бибиләр нинди размер әле?

Ишегалдында биби саклап утырам, капка ачык... Урамнан выжт итеп сәпит белән Аяз узып китте дә кире борылып капкага килде...

Ишегалдында биби саклап утырам, капка ачык... Урамнан выжт итеп сәпит белән Аяз узып китте дә кире борылып капкага килде...
Ә монда Зәлия китмәдеме?
Юк шул
Розовый сәпит тә күрмәдеңме?
Юк шул күрмәдем.
Ә сезнең бибиләр нинди размер әле?

Ничә ел биби асрап бу турыда уйлап та карамаган баш чуалды, тел көрмәкләнде, алай да ерып чыктым...

Эээ, иң кечкенә размер...
 Нинди әле ул? ( әйтерсең бик беләм)
Аптыраудан урысчага күчкәнмен

Самый маленький, иң кечкенә размер.
Әәә, беренче размер, безнеке икенче размер
Алайса сезнекеләр зур инде, ә кем саклый сезнекеләрне?
Конечно әни!
Безнекен менә мин саклыйм.
Ә теге малай?
Теге малай көтүдә шул буген.
Можно потрогать?
 Әйдә, җайлап кына тотып кара.
Бибиләр артык ятсынмадылар үзен...
Аннары эткә күчтек...
Ә сездә Буран средний размермы?
Әйе, средний размер.
Ә бездә большой.
Аннары тезләнгән җиреннән торып басып бибиләргә карап торды да нәтиҗә чыгарды ул:
Как будто гуси...

Аннары сәпит белән Зәлия искә төште...
Аяз, әнә теге борылыштан җайлап кына йөр, яме. Машиналар килеп чыкмасын, анда бик куркыныч...
Яраааар...

Бибиләр белән без утырып калдык, нәни авылдаш тагын дөньяны күзәтеп, тормыш белән танышырга китте... Исән- сау гына йөр, бала!

Бүгенге әңгәмә бераз урысча килеп чыкты, гафу итәрсез, яме.
Аннары шундый сорау, сез быел ничәнче размер бибиләр алдыгыз ул? Безнеке беренче размер! Аяз әйтте!

... улымның шундый чагын сагындым... Эх, гомер, бигрәк тиз үтәсең икән бит син... Киттем, бераз елап алам...

#ЛилияГарифуллина
#авылкызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: биби