Ак Барс Банкы клиентлар картасыннан кабат алынган барлык акчаны кире кайтарды
Банк кушымтасы эше торгызылган.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Екатерина Ларионова ). Ак Барс Банк клиентларына карталарыннан кабат алынган акчаларын тулысынча кире кайтарган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына банкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Ак Барс Банк техник өзеклекне бетерде. 7 майда клиентларның банк карталарыннан кабаттан акча алынган иде. Кичен шул ук көнне кабат алынган акчалар тулы күләмдә кире кайтарылды», - дип сөйләделәр банкта.
Карталардан кабат алынган акча күләме хәзер исәпләнә, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, дистанцион хезмәт күрсәтү системалары — интернет - һәм мобиль банк эше торгызылган.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Ак Барс Банк техник өзеклек аркасында клиентларының карталарыннан кабаттан акча күчергәнлеген, ә сайтка һәм мобиль банкка зур йөкләнеш булу дистанцион хезмәт күрсәтү системалары эшендә өзеклекләр китереп чыгарганлыгын хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев