Акчага символ сайлауның икенче этабына күчтек
Россия Үзәк банкы игълан иткән 200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларда сурәтләнәчәк символларны сайлау буенча бәйгенең 5 августтан икенче этабы башланды һәм ул 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
Яңа акчаларда сурәтләнү хокукын яулаган җиңүче-символлар 5 сентябрь - 5 октябрь аралыгында үтәчәк тавыш бирүнең соңгы этабында билгеләнергә тиеш. Ул вакытта "Твоя Россия.рф" сайтында, я федераль басмалардагы анкеталарны тутырып тавыш биреп булачак. Бәйгенең беренче этабында, Татарстан буенча, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, КФУ бинасы иң күп тавыш җыйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев