Альберт Каюмов: «Бәйрәм җиткәндә, йөрәк кага башлый»
Редакция шоферы - республикабыз юлларының йөзләгән чакрымнарын бергә узган хезмәттәшем Альберт Каюмовны яңа яктан ачтым. Моңарчы өч бала атасы, ярдәмчел кеше дип белә идек үзен. Баксаң, Сабан туе мәйданнарында колгага менүдә аңа тиңнәр юк икән. Дөньяга биектән карау тәҗрибәсе - 24 ел.
- Сабантуй колгасына менү ул синең өчен нәрсә: данмы, малмы (анда бүләкләр дә саллы була), әллә инде үзең генә белгән берәр бүтән хис-кичерешләрме?
- Баштарак бик тә әти малае икәнемне, аның шикелле үк булдыра алганымны исбатлыйсым килде. Ярыш мине ныклык, максатчанлык, кыюлыкка өйрәтте. Дөрес, бүләкләре дә күп булды. Өебез еш кына кибеткә охшап кала иде. Алары да ярап куйды. Бүген инде азарт. Булдыра алырмынмы дип, үземне сынап карау. Бик кызык бит менә. Сабан туе җитәрәк, организмым да әзерләнә башлый. Бу хакта уйласам ук, йөрәк кага башлый, уч төпләрем, үкчәләрем тирләп чыга. Шулай итеп, бөтен гәүдәм миңа булачак ярышта җиңәргә булышырга әзер торуын күрсәтә. Ташлап булмый. Әтигә әнә 56 яшь инде, ә ул узган ел багана башына менеп, юбилеена бүләк ясады. Менә алмаганнарны карап торды-торды да, йөрәге түзмәде, менеп китте.
- Синеңчә, колгага һәркем менә аламы?
- Теләсә, менә ала. Аннары колга озын бит ул: кем уртасына җитә, кем аны да узып китә, бик тырышлар гына иң очына барып җитә. Ләкин теләк белән генә булмый, беләк тә кирәк. Һәр иртәне йөгереп, физик күнегүләр ясамасаң, формаңны тиз югалтасың.
- Халык: «Колгага беренче булып менүчегә җайлырак, аннары ул шомарып бетә», - ди. Син моның белән килешәсеңме?
- Юк, беренчегә тагын да авыррак. Иске колга булса, бигрәк тә: шырпы кадалырга, ярыклары булырга мөмкин. Ә менә соңрак менгәндә, чыланып-йомшарып калган була. Иң рәхәте - кайрысы яңа гына каезланып, быел гына утыртылган яңа колгага менү. Элек саклану чаралары кулланмый гына үрмәли идек, хәзер билгә аркан урыйбыз. Ләкин хәзер катлаулырак: ярыш вакытка уздырыла. 17 метрлы колгага 17 секундта менеп җиткәнем бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев