Алсу һәм Азат Фазлыевлар Төркиядә нинди маҗарага юлыккан (+фото)
Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаилә белән Төркиядә ял итеп кайтты һәм анда кызыклы маҗараларга да очрады.
Кунакханә хезмәткәрләре Казан кунакларына тәмам ышангач, гафу үтенергә мәҗбүр була. Энҗе исә Азатның хатыны буларак, кунакханәгә керә һәм кире чыга алмыйча азаплана. "Җирле фотографлар Азатның чын хатыны мин булуын күрде һәм моны дәлилли алмауларына эче пошты. Шуңа да алар Энҗенең чыкканын кунакханә ишеге төбендә саклап торды. Әгәр бүлмәгә кереп тикшерсәләр, безне "тоталар" иде! Азат бик борчылды. Ахыр чиктә Энҗе минем киемнәрне киеп пляжга ял итәргә китте. Шуннан шыпырт кына үз кунакханәсенә юнәлде. Фотоаппаратын исә кич белән илтеп бирдек. Безнең кунакханәгә тикшереп кенә кертсәләр, Энҗенекә рәхәтләнеп кереп чыктык", - ди Алсу.
Җырчы күптән мондый дулкынлану, курку хисләре кичермәвен әйтте. "Безнең парашюттан сикерү, яисә квадроциклларда йөрү теләге бар иде. Ләкин бу хәл чын экстрим булды, адреналин бирде!" - дип белдерде Алсу Фазлыева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев