Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әниләр бәйрәменә зур бүләк!

Әниләр көне, әниләр бәйрәме... Киң күңелле, юмарт, ачык йөзле, туры сүзле Гөлфия апа безне үзләренең банкет залына җыйды.

Авылымның матур табигате җырларда җырланырлык, матур шигырь юлларында яңгыратырлык. Халкы уңган- булган. Авылыбызда яшь гаиләләрнең күп булуы, иясез йорт-җирләрнең булмавы күңелне сөендерә. 

Әниләр, дәү әниләр, әбиләрдә бик актив бездә. Балалар көче белән искиткеч матур театрлар куеп, республика күләмендә мактаулы урыннар алып килгән башлангыч мәктәп ябылгач та тәшенкелеккә бирелмәдек. Үзебез авыл җирлегендә, Норма авылында урта мәктәп, яңа технологияләр белән җиһазландырылган ясли-бакча эшли. Балаларны мәктәпкә автобус йөртә. Бик мул заманда яшибез, йорт саен 2-3 машина. Нәниләребез әти-әниләре белән бакчага йөри.

Гөрләп-янып, яшьлегебездә биеп-уйнап үскән клуб та юк инде. Ләкин зарланмыйбыз... Үзебезнең күңелләребезне күреп, елның-елында үзебез яшәгән табигатькә чыгабыз, урман эчендә челтерәп аккан чишмәбезгә менеп тошәбез. Барыбыз бергә җыелып Болгар, Биләр, Казанга сәяхәт кылабыз. Кафе, рестораннарда безнең өчен ят түгел.

Замана таләбе — нинди генә эшкә тотынсаң да — сине аңлаучы, сиңа ярдәм итүче Кеше кирәк. Бу уңайдан да без бик уңдык: авылыбызда кибете булган эшмәкәр Насихова Гөлфия апабыз менә шундыйлардан. Авыл халкын азык-төлек, көнкүреш товарлары белән тәэмин итүче дә, безгә — әбиләргә һәрдаим ярдәм итүче иганәчебездә ул безнең.

Әниләр көне, әниләр бәйрәме... Киң күңелле, юмарт, ачык йөзле, туры сүзле Гөлфия апа безне үзләренең банкет залына җыйды. Куанышып бардык бәйрәмгә. Гөлфия апа аша Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән зур бүләге бит бу. Зур зал. Залның бизәлеше искиткеч матур, завык белән эшләгән. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек, тәртип. Мул итеп табын әзерләнгән. Өстәлнең бизәлешен ничек тасвирлыйм икзн- хәтта андагы гүзәллекне бозасы килми, карап хозурланып кына торасы килә.

Әзерләнгән ризыкларның тәме- телеңне йотарлык. Ә хезмәт күрсәтүче кызлар, шул кадәр итәгатьле, ачык йөзле. Гөлфия апа кебек шәхесләр булганда, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләрне күрә, аның ләззәтен тоя-татый алганда ничек картаясы килсен инде. Без бик бәхетле, бүген аеруча да. Әни булдык, оныклар сөябез, үзара матур итеп аралашабыз. Аллаһ кушканнарны үтәп яшәргә тырышабыз.

Бүген мәҗлесебездә вәгазь сөйләп башланды: — «Аллаһ биргән нигъмәтләрне күрә белү, аны бары Аллаһ кына бирә ала диеп, чын күңелдән ышану, ул нигъмәтләрне Аллаһ кушкан урыннарда куллану, юмартлык, дини белем алу...»

Корьән укыдык, залга илаһи тынлык урнашты. Күңелләрдә әйтеп бетерә алмый торган тантана. Гөлфия апаның гаиләсе тарафыннан әзерләнгән сәдәкаләр таратылды.

Чын күңелебездән ихласлык белән дога кылабыз: безне монда җыйган, аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләр белән безне зурлаган, хөрмәт күрсәткән бу гаиләгә, Раббым тигезлек, иминлек, тынычлык, сәламәтлек бир, малларын арттыр, һәр эшләрен хәерле кыл, безгә кылган изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Авылымның әбиләренә, дәү әниләренә сокланам мин. Нинди матур табын, нинди матур аралашу, очрашу. Быел бәйрәмдә Нормабашларның да булуы нур өстенә нур булды. Күрше авыллар булсак та, гел очрашып тормыйбыз, чын-чынлап сагынылган.

Сөйләшеп сүзләр бетми: яшьлектә калган нинди матур хатирәләр, сагынып искә ала торган, арабыздан иртә киткән дуслар, тагын шулай очрашыйк әле диеп планнар корулар... Күңел ашкына: сикереп яшьлеген искә төшерә, сагына, бүгенгесенә кайта — шөкер итә.
Нинди авыр вакытларда, бар хезмәт кул көчендә булганда фермада эшләп, ялга чыккан дәү әниләр шул вакытны сагына. Искә ала, сагына торган мизгелләр бихисап. Төнлә кабат фермага килүләр, алдан хәстәрен күреп куелган — печән складыннан печән урлаулар, кайнана-кайнаталардан яшереп кенә бер бутылка сөт кыстырып менүләр. Барысыда бит әле ферма хайваннары өчен.

Шул гамәлләрне башкарганда куркулар, авыр хәлләргә калулар, искиткеч көлкеле хәлләргә тарулар — барысын да искә төшерәсе килә. Ала үзләре дә искиткеч- берсе туктый, икенчесе сөйли. Куанычлар, шатлыклар, бергә кичергән күпме истәлекләр. Алар әле дә бер-берсенә карата игътирамлы, итәгатьле. Әле генә безнең арабызда мәчет ишекләрен ачып кергән яшьләр алардан күзләрен ала алмыйлар. Сокланалар, һәр сүзләрен йотылып тыңлыйлар, алар белән бергә көләләр, шатланалар. Бу мизгелләр безнең өчен аеруча кыйммәтле, хәерле һәм тансык, һәм без шулар белән бәхетле.

Безгә шушы бәйрәмне бүләк иткән, күңелләребезне күтәргән, икенче яшьлегебезнең тәмен-ямен аңларга ярдәм иткән Гөлфия апаның гаиләсенә зур рәхмәт. Аллаһ кушканнарны үтәү, Аллаһ ризалыгы өчен байлыгыңны сарыф итү, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү — зур бәхет бит ул. Ә Гөлфия апа гаиләсенең шушы мизгелләрне безнең белән уртаклашуы, безнең өчен дә зур бәхет. Үзләренә дә Аллаһның рәхмәте, бәрәкәте ирешеп, Аллаһның яраткан бәндәләре булып, шушы гамәлләрен туктатмыйча, матур итеп яшәргә насыйп булсын.

Гильмуллина Халисә

Пүскән авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев