Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылда узган бер генә чара да Әнистән башка узмый (фото)

Һәр авылның горурлыгы, күренекле шәхесләре була. Бу исәптән Чутай авылы да искәрмә түгел.

Бүген мин сезне авылыбызның күренекле шәхесе белән таныштырасы килә. Ул — Галимҗанов Әнис Фоат улы. Физика-математика фәннәре кандидаты, доцент, КФУның билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы доценты. Информацион системалар кафедрасы мөдире булып эшләде. Бүген дә эшләвен дәвам итә. Татарстан Мәгариф министрлыгы грамоталары, Россия Мәгариф министрының рәхмәт хаты, Татарстан Дәүләт Советы рәисе рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Әнис Фоат улы авылыбызның танылган шәхесе. Мин дә горурланам, чөнки ул минем классташым! Без аның белән бергә 8 ел укыдык.

Әнис искиткеч талантлы, белемле, ярдәмчел иде укыганда. Ул укыткан укытучылар белән бәхәсләшеп, төп фәннәрдән мәсьәлә — биремнәрнең икенче төрле чишелешләрен исбатлап күрсәтә иде. Ә инде 7-8 нче классларда укыганда читтән торып укучы яшь укытучыларга контроль эшләренә булыша торган иде. 

9нчы класска ул Чепья урта мәктәбенә китте. Бер елда 9-10нчы классны тәмамлап Казанга укырга керде һәм шунда эшкә калды. Юк иде аның арттан этүче булышчылары, чөнки ул гади урта хәлле колхозчы гаиләсеннән. Әнис үз тырышлыгы белән укыды, гаилә корды, тормыш итте. Менә дигән уллар үстерде. Казанда яшәсә дә авылын онытмады, әти-әнисен хөрмәт итеп яшәде. Авылыбызда туган нигезендә йорт салып хәзерге көндә Казанга йөреп эшли. Авылда узган бер генә чара да Әнистән башка узмый.

Менә нинди ул безнең Әнис! Дөньяви милләтпәрвәр егет! Авылыбызның горурлыгы син, классташым.

Гөлзифа Нәҗипова,

Чутай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев