Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авылым бизәге

Мөнирә апа Гаязова турында 80 яшенә язган идем, инде менә Аллага шөкер, 90 яшенә дә каләм тибрәтергә насыйп булды.

Безнең Чапшар авылының табигате бик матур. Бер башыннан Чыңгыз хан гаскәредәй урман башланса, икенче ягыннан Норма тавы карап тора. Борынгы вакытларда Норма тавы әле булмаган. Каяндыр арып-талып кайтып килүче Алып батыр ял итәргә дип шунда килеп яткан. Хәзер дә шунда ята. Язларын ул йокысыннан уяна да торып утырып, тиздән булачак Сабан туйларын көтә башлый. Ул бәйрәмнәрне бик ярата. Кешеләрне күзәтә, шатлана. Аның башындагы галәмәт зур түбәтәе төшеп киткән дә, менә шул түбәтәй өстендә ел саен Чапшар-Норма авылы Сабан туе була. Анда Кили, Пүскән, Норма, Кариле, Курмала, Нормабаш, Көек, Балтач авылы халкы һәм бик күп кунаклар җыела. Хәзер инде Алыпның башына зур булып чәч-агачлар үскән. Ул аны берәрсе килеп күреп, кырмасмы, чистарт-масмы дип кешеләрдән ярдәм көтә. Чынлап та, әле без мәктәптә укып йөргән яшь чакларда да Норма тавы башы ялт итеп тора иде. Хәзер инде анда куе булып агачлар үскән.

Икенче төрле әле безнең Чапшар авылын «Пүгәчләр» дип тә йөртәләр. Чөнки безнең авыл кешеләре Пугачев явында катнашкан, бу турыда китапларда да язылган, хәзер дә гәҗит-журналларда, матбугатта язып, телевизион тапшыруларда искә алып торалар. Шуңа күрә дә безнең авылда батыр рухлы, хөр фикерле, әдәбият-сәнгатьне, тарихны яратучы кешеләр яши.

Мөнирә апа Гаязова турында 80 яшенә язган идем, инде менә Аллага шөкер, 90 яшенә дә каләм тибрәтергә насыйп булды. Ул Чапшарда тирән эз калдырган шәхес. Мөнирә апа Балтач районының Тау-зар авылында туа. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Арча педагогия училищесында белем ала. Бер ел Көшкәтбаш мәктәбендә укыткач, 1954 елда аны Чапшар мәктәбенә җибәрәләр. Бу чибәр кыз килгәч, мәктәп кенә түгел, авыл да нурланып, яктырып китә. Ә авылның тырыш, эшчән егете, гармунчы Гарәфи Гаязов аңа үлеп гашыйк була. Ул вакытларда Чапшар мәктәбендә — Лотфулла Абдуллин, Хәдичә Сәгъдиева, Тарих Ситдыйков, Дания Зарипова, Әмрулла Әсхәдуллин, Тәгъзимә һәм Сәлим Борһановлар, Мулланур Әсәдуллин, Халидә Асадуллина, Бибинур Гыймадиева, Елизавета Солдатенковалар укыта.

Соңрак бу кадерле укытучыларым миңа да белем бирделәр. Мин аларны сагынып, зур хөрмәт белән искә алам. 

Мөнирә апа белән Гарәфи абый яңа тормыш корып җибәрәләр. Аларның бер-бер артлы сигез балалары туа. Дүрт кыз һәм дүрт егет. Хәзер инде бу балалар үсеп житеп үзләре күптән әби, бабай булдылар. Мөнирә апаның балалары мәктәпне тәмамлагач, аптырап, кая барыйм икән, дип йөрмәделәр, туган авылларында калдылар. Шунда үз бәхетләрен таптылар. Әти-әниләре кебек кешеләрне сокландырып, тырышып тормыш итәләр.

Мөнирә апаның өлкән кызы Нәзирә тирә-якта атаклы җырчы, оста тегүче, алтын куллы оста, аның пешергән әйберләре ашап туйгысыз. Фәргәт — атаклы тракторчы-комбайнчы, машинист, йон кыркучы, гармунчы — һәр эштә уңган, әтисе кебек нәрсәгә тотынса, шуны булдыра. Җәүдәт гармуннарда сыздырып җибәрсә, җырлый башлаганыңны сизми дә каласың. Гөлфирә дә апасы кебек шәп, җырчы, биюче. Шәүкәт авылда җәмәгать эшлеклесе, тарихчы. Архивларда утырып ярты авылны туганлаштырып бетерде инде.

«Тагын әзрәк утырсам, бөтен авылны бер итәм!» — ди.

Тәлгать белән Ләлә генә бу дөньяны иртә калдырып киттеләр.

Мөнирә апа белән Гарәфи абый гаиләсенең шөһрәте республикабыздан еракларга билгеле. Тату, тигез гаилә — һәрберсе тырыш, хезмәт сөючән, үз эшенең остасы. Инде әйтеп үткәнебезчә аларның һәрберсе — сәламәт тормыш тарафдарлары, бию-җыр остасы, музыкант, үзешчән сәнгатьнең үзәгендә кайнау-чы, тормыш сөючән, жор, күркәм шәхес. Бу гаиләнең җыр-бию уеннарын кайсы якын-тирә авыллар сәхнәләреннән генә сокланып карамадылар икән?! Алар Мәскәү һәм Санкт-Петербургның, Төркиянең күп шәһәрләренең тамашачыларын сөендерделәр. Аларның чыгышын Мәскәү телевидениесе күрсәтте. 

Гарәфи абый күп мәртәбәләр Казанда гармунчылар фестиваль-ләрендә катнашты, лауреат булды. «Бу кешедә бөек җырчы Илһам Шакиров талантлары бар!» — ди иде аның турында Казан консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин. «Әле ярый аның язмаларын магнитофонга яздырдым, хәзер дә яратып тыңлыйм, өйрәнәм!» — дип әйтә иде Гарәфи абый турында олы яшьтәгеләр арасында еракка йөгерү буенча күп мәртәбәләр дөнья чемпионы, гармунчы Әхмәт ага Сираҗиев.

Быел татар дөньясына Гаязовлар гаиләсе үзләрен тагын күрсәттеләр. Казанда үткән «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә Гран-при отып 200 мең сум акчага лаек булдылар. Чапшардагы төп йортка барлыгы 74тән 95 кә кадәр кеше җыела икән. Шуларның 21е — онык, 25е — оныкчык. Әлеге нәсел 405 ел инде умартачылык белән шөгыльләнә. Гаязовлар үз гаилә Сабан туен да уздыра башлаганнар.

Гаязовлар гаиләсе кайда гына чыгыш ясаса да үзләреннән Мөнирә апаны да калдырмыйлар. Алар ул көнне умарта оясы кебек кайныйлар. Әйтерсең Мөнирә апай кечкенә генә армиянең командующие, Ана кеше бит, бөтен нәселне җыя, тыңлата. Әле күптән түгел генә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Буыннардан күчкән якты мирас» дигән Балтач муниципаль районы чыгышы булды. Анда Гаязовлар гаиләсе дә чыгыш ясады. Аларны халык бас-кан килеш алкышлады, чәчәкләргә күмде.

Безнең Чапшар авылын, Гаязовларны күптапкырлар телевидениедән күрсәттеләр. Чапшар авылы бер чит илнең штатына әйләнде мени! Кара әле безнең авыл ничек матур икән! Анда бар туганнар да тату, дус, татар телен, гореф-гадәтләребезне онытмаганнар. Кыйланып башка телдә сөйләшүчеләр дә күренми. Җырларыбыз нинди моңлы, якын икән.
Мөнирә апага 3 ноябрьдә 90 яшь тула. Әле ул шигырьләр сөйли, чыгышлар ясый, җырлап җибәрә, кешеләрне сабыр булырга өнди. Гаилә җылысын саклый.

Мин аңа исәнлек-саулык, тазалык-байлык телим. Киләчәктә дә безне шулай сокландырып яшәргә язсын сиңа!

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев