Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аз керемле гаиләләргә Яңа елга бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертергә мөмкиннәр

Бу инициатива өчен хәтта исем дә уйлап тапканнар — «Яңа ел гаилә бюджеты».

Яңа ел алдыннан аз керемле гаиләләр өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кертү тәкъдиме белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов чыгыш ясады. Бу мөрәҗәгатьне ул вице-премьер Татьяна Голиковага юллаган, дип яза РИА Новости.
«Яңа ел — ул гаилә бәйрәме, әмма күпләр өчен ул финанс кыенлыклары булган чорга әверелә бара. Бәяләр арту шартларында хәтта бәйрәмгә әзерлек тә түбән керемле гаиләләр, ялгыз ата-аналар һәм пенсионерлар өчен сынау булып тора», — дип билгеләп үтте парламентарий.

Вице-спикер сүзләренчә, ел ахырында федераль бюджетка файдаланылмаган акчаларның шактый күләме кайтарыла, аларны нәкъ менә бер тапкыр түләүгә тотарга мөмкин.

«Өстәмә түләү гражданнарга бәйрәм өстәле әзерләү, шулай ук балаларга бүләк тә бирү мөмкинлеге бирәчәк», — дип өстәде депутат. 

 

erid: 2Vtzqv1AZW9

Чыганак: Татар информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акчалата түләү

erid: 2Vtzqv1AZW9