Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәйрәм табыны нинди булырга тиеш?

Яңа ел өстәлендә һичшиксез түбәндәге ризыклар булырга тиеш.

Озакламый 2023 елга аяк басачакбыз. Аны Куян елы дип тә, Мәче елы дип тә атыйлар. Йомшак, назлы куян бернинди начарлык алып килә алмый. Ул тынычлыкны, тотрыклылыкны, гармонияне ярата, шулай ук бик яхшы гаилә башлыгы булып тора. Куян төрле шау-шулы компанияларгә караганда гаилә учагын өстенрәк күргәнгә, 2023 елны иң якын һәм яраткан кешеләр арасында, гаиләгез белән каршы алу яхшырак. 

Бәйрәм табыны нинди булырга тиеш?

Яңа ел өстәлендә һичшиксез түбәндәге ризыклар булырга тиеш: яңа кишер һәм кәбестә (классик, брокколи, төсле); яшел үлән (укроп, петрушка, шпинат); алма (теләсә нинди сорт); җиләк-җимеш.

  • Кәбестә. Ул күп кенә халыкларда уңыш белән ассоциацияләнә. Юкка гына балаларны кәбестәдә тапмыйлар! Кәбестәне салатлар, кабымлыклар, тостлар әзерләү өчен кулланыгыз. Зур яфракларда ит һәм балык бирергә була, ә төсле кәбестә грильдә бик яхшы пешерелә. 
  • Груша һәм алма. Грильдә, табада яки духовкада пешерелгән яки шул килеш куелган әлеге нигъмәтләрдән кунаклар баш тартмас. Әлеге җиләк – җимешләр символик әһәмияткә дә ия: Кытайда груша - озын гомер, ә алма муллык символы.
  • Балык. Бу, әлбәттә, Куян ризыгы түгел, ләкин балык – Яңа ел өстәле өчен идеаль ризык. Кытайда балык байлыкны гәүдәләндерә. Әгәр сез һәм сезнең кунакларыгыз билгеле бер максатка тиз генә ирешергә теләсәгез, балык әзерләгез. Планнар никадәр төгәлрәк һәм балык ризыклары никадәр тәмлерәк булса, барлык уйланганнар да шулкадәр тизрәк тормышка ашар дип санала. 
  • Гранат (анар). Әлеге җимеш һәрвакыт туклыклы һәм тәмле, ә тагын ул муллык һәм уңдырышлылык билгесе булып санала. Яңа ел - гранат кулланып берәр тәмле ризык әзерләргә менә дигән вакыт. Кытайда гранат - муллык символы.
  • Цитруслар. Кытай мәкале: «Яхшы башлангыч - уңышның яртысы» ди, шуңа күрә Яңа елны байлык һәм уңышны гәүдәләндерүче апельсин, мандарин, грейпфрут белән башлагыз.  Аларны мөстәкыйль рәвештә бирергә, өстәлне бизәргә яки ашамлыклар һәм эчемлекләр әзерләү өчен кулланырга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев