Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Балалар янында була алмыйбыз. Аларга иң кирәкле вакыттыр. Эшебез шул...»

Рияз да дәү әнисе, апайлары кулыннан кулына йөреп, иркәләнеп кенә үсә инде.

Күпләрнең яраткан җырчылары Зинира һәм Ризат Рамазановлар «ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунак булды. Анда Зинира гастрольләр вакытында балаларын сагынуы турында сөйләде.

«Балалар янында була алмыйбыз. Аларга иң кирәкле вакыттыр. Эшебез шул. Әле Рияз аңлап бетерми, Айгизә кызыбызга рәхмәт, ул аңлый. Матди якны да уйлыйсың, кимсенеп үсмиләр. Кызым иртән чәчен үреп озатуны телидер. Гастрольләр 15 көннән узса, Айгизә дә сагына, елап шалтырата. Аның үсмерлеккә күчеш чоры башлана. Мин аның белән малайлар, тәртип турында сөйләшергә тиештер. Безне әниләр иртән чәчне сыйпап, иркәләп йокыдан уята иде, чәй ясап бирәләр иде. Безнең балаларга андый мөмкинлек юк.

Рияз да дәү әнисе, апайлары кулыннан кулына йөреп, иркәләнеп кенә үсә инде. Начар уйлар уйлыйсы килми, ышанычлы кулларда, чит кешеләр белән түгел бит. Күңелебез тыныч. Әти-әниләргә рәхмәт», — дип сөйләде җырчы. Бу хакта «Интертат» язган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ризат Рамазанов зинира