Баланың кулында петарда шартлаган
Яӊа ел бәйрәмнәре алдыннан кибетләрдә йөргәндә, кечкенә балаларныӊ әти-әниләреннән шыӊшый-шыӊшый, «әнә теге матур шартлый торган әйберне ал, миӊа шул гына кирәк», дип соранганын күбебезнеӊ ишеткәне бар.
Әлеге фаҗига Новоуральскида булган. 11 яшьлек малай «Корсар-6» маркалы петардага ут төртә һәм тәрәзәгә атарга җыенган вакытта ул шартлый. Әлбәттә инде, беренче чиратта баланың петарда тоткан уң кулы зыян күрә. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. Табибларга кул чугын яңадан җыярга туры килә. Яшүсмернең ике бармак сөяге өзелгән була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев