Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Балтачагрохимсервис» һәм «Сельхозхимия» җәмгыятьләре үз өлкәннәрен зурлады (фото)

Бәйрәм табыны артында өлкәннәр эшләгән чордагы хатирәләрне яңартып, бик күңелле итеп ял иттеләр, оешма җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.

Ел саен, көз җиткәч, беренче октябрь көнендә, Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Илебезнең төрле почмакларында хөрмәтле өлкән буын вәкилләрен төрле бүләкләр һәм истәлекле чаралар белән искә алалар.

«Балтачагрохимсервис» һәм «Сельхозхимия» җәмгыятьләре дә әлеге бәйрәмнән читтә калмады. Лаеклы ялдагы өлкәннәргә, үзенең кортлыгыннан җыелган бал таратты һәм елдагыча коръән ашы оештырды.

Чараны оешма җитәкчесе Наил Рәүф улы башлап җибәрсә, лаеклы ялдагы тракторчы Нурислам абый вәгазь, коръән аятьләре белән дәвам итте.

Бәйрәм табыны артында өлкәннәр эшләгән чордагы хатирәләрне яңартып, бик күңелле итеп ял иттеләр, оешма җитәкчеләренә олы рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев