Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Балтач бистәсе 260 агачка баеды (+фоторепортаж)

Кичә районыбызда бик игелекле эш эшләнде, "Балтач" универсаль спорткомплексы һәм район үзәк хастаханә территорияләренә 260 төп агач утыртылды. Шулай итеп райондашларыбыз «Яшә, урман!» акциясенә кушылды.

Иртәнге сәгатьләрдә явып узган яңгырны да яхшыга гына юрады бирегә килүчеләр. Яшь нарат, чыршы үсентеләренә көч бирү өчен бик яхшы булды әле ул дип сөенүчеләр дә табылды.

Биредә район башкарма комитетының бүлек белгечләре, финанс-бюджет палатасы, мәктәптән тыш эшләр үзәге, "Балтач" универсаль спорткомплексы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе коллективларын һәм «Бердәм Россия» патиясенең тарафдарларын да күрергә мөкин иде. Алар әлеге эштә бик теләп катнашып, киләчәктә үзләре эшләгән изгелек белән горурланачакларын белгерттеләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та әлеге игелекле эшкә бик теләп кушылды. - Истә калдырырга кирәк әле бу агачны, үзем утырткан идем дип горурланып йөрергә. Үсеп кенә китә күрсен инде, дип шаяртты ул.

Моңсу иртәдә чиләк, көрәкләр белән эшкә дә ничектер моңсуланып килгән райондашларыбыз, агачларны кулларына алуга ук җанланып киттеләр. Көзге көннең елаклыгына игътибар итмичә тотынган эш тора-бара бик күңеллегә әйләнде. Әлеге бердәмлек районыбыз авылларына да күчеп, аларда да бу акция бик оешкан төсмер алсын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250