Балтач егетләрен армиягә озата (+фоторепортаж)
Район Мәдәният үзәгендә, күркәм традиция буенча, армиягә китүче егетләрне озату кичәсе булды.
- Бер ел бик аз вакыт, әмма хезмәт итә башлагач хәйран вакыт икән. Тик шунысы бар - бу үзенә күрә бер сынау, - ди армия сафларыннан биш ел элек кайткан, бүген инде игезәк энеләре Альберт белән Робертны армиягә озатучы Ор егете Руслан Галәмов.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов егетләргә мөрәҗәгать итеп, сынатмыйча намуслы хезмәт итеп, туган якларыгызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз, дигән теләкләрен җиткерде. Район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев илебез тыныч яшәсен өчен, сез үз бурычыгызны йөзгә кызыллык китермичә үтәргә тиеш, дип ассызыклады. Әлеге бәйрәмдә катнашкан башка кунаклар да егетләргә үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр. Армиягә китүчеләрнең әти-әниләре исеменнән Яңгул авылыннан Алмазның әнисе Зәмзәмия Миңнеханова чыгыш ясады.
Егетләр хөрмәтенә иң матур җырлар башкардылар. Егетләр үзләре дә батырлыкка, җитезлеккә сыналды. Бу кичә илебезнең булачак сакчылары хәтерендә озак сакланыр, ә изге теләкләр аларга армия хезмәтендәге кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр, дип ышанасы килә. Дөньялар тыныч булсын да, хәерле хәбәрләр генә килеп торсын, рәхимле кешеләр кулына эләксен безнең солдатларыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев