Балтач эшмәкәрләре... яклауга мохтаҗ?(+фото)
"Без кайда юк - шунда яхшы" дигән гыйбарәнең хаклыгына яши-яши ышанасың. Менә шушы көннәрдә генә район прокуратурасының актлар залында район җитәкчеләре, прокуратура, эчке эшләр бүлеге, ведомствоара тикшерү-контроль органнары вәкилләре, эшмәкәрләр катнашында зур сөйләшү булды.
- Безне нәрсәгә монда җыйдылар икән, прокуратура белән куркытырга мәллә исәпләре, хакимияттә үткәрсәләр, әйбәтрәк буласы иде дә, - дип шик-шөбһәләре белән уртаклашты эшмәкәр Нурания ханым Гыйльмуллина, бу очрашуның үз үтенече буенча үткәрелүен яшермичә. - Юкса, безне бер дә җыймыйлар (ел башында үткән очрашуны белмичә, катнашмыйча калган булып чыкты Нурания апа - Г.Г.)...
Ә сөйләшер сүзләре, проблемалары, дөрестән дә, шактый җыйналган. Эшмәкәрләрдә дә, каршы якта да. "Аңлашылмаучылыклар күп, безгә дә, район эчке эшләр бүлегенә дә соңгы вакытта шикаятьләр күп килә, үзара гауга-талашлар булмасын иде. Бүген бөтенесе турында аңлашып сөйләшер өчен җыйналдык", - дип башлады кереш сүзне район прокуроры Айрат Низамиев (очрашуның шушы форматта үтүе аның инициативасы диделәр). Сөйләшү "Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре"нә багышланган иде.
Иң элек шунысын әйтергә кирәк, эшмәкәрләрнең: "Районда безгә "яшел ут" юк", - диюләре белән килешәсе килмәсә дә ("яшел ут" булмаса, сәүдәләре бу кадәр киңәя алмас иде, мөмкинлек булмаса, тырышлык белән генә дә берни эшләп булмавы бәхәссез - ә бу сөйләшүдә нәкъ менә районда иң эре сәүдә челтәрләре булган Нурания Гыйльмуллина, Асия Закирова, Гөлфия Нәсыйховалар катнашты), тикшерүләрдә хилафлыклар булу, урынсыз шикаятьләр, конкуренциянең зурлыгы һәм көннән-көн артуы, таләпләрнең барлык сәүдә челтәрләре-нокталарына да бердәй булмавы (яки куелган таләпләрнең бердәй үтәлмәве) эшләренә дә комачаулык ясый, урынлы ризасызлык та тудыра.
Конкуренция, көндәшлек буенча да сораулар, үтенечләр күп булды. "Нигә районга зур сәүдә челтәрләрен кертәсез, ник башка район, төбәкләрне тыймыйсыз?" - дигән үтенечкә район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: "Аңлагыз, без район чикләрен яба алмыйбыз", - дип җавап бирде. Дөрестән дә, базар - базар инде, монда бит сәүдәгәрнең генә түгел, сатып алучыларның да хокуклары бар һәм ул үз "кесә"се мөмкинлек биргән сәүдә ноктасына йөрергә, вакытлыча һәм берничә генә товарга гына булса да ташламадан файдаланырга, үз теләге буенча очсызырак товарны сайларга һәм башкасына да хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев