Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач районы сулыкларында кизү торулар оештырылачак

Җәй айларында районда гадәттән тыш коры һава урнашты. Гадәттә эсселектән котылу өчен мондый вакытта күбебез су коенып хәл алырга ярата. Сулыклар янәшәсендә "Су коенырга ярамый!" дигән белдерү такталары куелу да халыкны "туктата" алмый.

Ә коену исә аяныч та тәмамланырга мөмкин. Бигрәк тә балаларның үзләрен генә сулыклар янына җибәрергә, игътибарны киметергә ярамый. Агымдагы җәйдә Татарстан сулыкларында батып үлүчеләр арасында балаларның күбрәк булуы һәркайсыбызны сагайта. Тик шулай булуына да карамастан, район территориясендәге зур сулыкларда, өлкәннәрдән яки әти-әниләреннән башка гына су керүче бертөркем балаларны очратырга мөмкин. Бу район мәгариф идарәсенең укучылар һәм әти-әниләр белән тиешле дәрәрҗәдә аңлату эшләре алып бармавы дип аңларгамы, әллә балалар әти-әниләреннән рөхсәт сорамый гына өйләреннән чыгып китәләрме?! Юкса, уку елы тәмамланып каникулларга киткәндә инструктажлар үткәрелеп, кат-кат кисәтүләр ясалган иде.
Сыйныф җитәкчеләре һәм әти-әниләр игътибарына! Укучылар белән элемтәгә керергә, өйләренә барып, кисәтүләр ясарга кирәк. Җаваплы хезмәткәрләр катнашында халык күп йөри торган урыннарда кизү торулар оештырылачак. Әти-әниләр һәм әби-бабайлар, балаларыгызны, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда укучыларны, көннең теләсә нинди вакытында кайда булуларын барлап, сораштырып торыгыз. Үзләренә генә сулыклар янына барырга, су коенырга рәхсәт бирмәгез!
Коену өчен билгеләнмәгән, тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә кирәк. Кояш нурлары астында озак булганнан соң коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Сезнең янәшәгездә су коенганда бәхетсезлеккә тарыган кешеләр күзәтелсә, коткару хезмәткәрләренә мобиль телефон аша "01" яки 112 номерына шалтыратыгыз.
Чыганак: baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250