Балтач районында узачак Бөтенрәсәй мөселман балалары Сабан туеның программасы билгеле булды (+фото)
Хәбәр иткәнчә, Мөселман балаларының 10нчы тапкыр үткәрелүче Сабан туе быел 23 июльдә булачак. Балтач районы Бөрбаш авылындагы әлеге күркәм чара Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла.
Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар һәм, әлбәттә, милли көрәштә оештырылачак. Быелгы көрәш ярышлары 1998 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында үткәрелә. Батырга бүләккә - скутер һәм тәкә!!!
- 36 килограммга кадәр;
- 50 килограммга кадәр;
- 65 килограммга кадәр;
- 75 килограммга кадәр;
- 75 килограммнан югары.
Район мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнгән укучыларның һөнәрчелек аланы да эшләячәк. Анда JuniorSkills район конкурсы лауреатлары эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булачак. Укучылар мастер-класс күрсәтәчәкләр.
Бөтенрәсәй мөселман балалары Сабан туена Россиянең төрле төбәкләреннән күп сандагы кунаклар, күренекле шәхесләр, республикабыз хөкүмәтеннән мәртәбәле җитәкчеләр кайтуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев