Төрлесе
Балтач урамнарын казып нәрсә эзлиләр (фото)
Караӊгы көз көннәренә керүнеӊ беренче билгесе - озак ява торган яӊгырлар белән беррәттән, урамнарда төрле чокырлар казу.
Нәкъ шушы вакытта суүткәргеч тишелә яисә җылылык трассасын алыштырырга кирәклеге искә төшә. Башка төрле казу эшләре дә нәкъ шушы вакытка туры килә. Балтач күптармаклы коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рашит Гәрәфиев әйтүенчә, элекеге көнкүреш хезмәте курсәтү йорты янында казу юл аркылы чыккан трасаны өлешчә алыштыру өчен кирәк булган. Элекеге кулланучылар җәмгыяте складлары янында казылган чокыр исә ике күпкатлы йортларга модульлле газ котельныен ялгар өчен кирәк, аныӊ өчен газүткәргеч үткәрү каралган. Беренче номерлы балалар бакчасы янындагы казу эшләре канализация үткәрү белән бәйле икән. Моӊарчы бу бакча үзәкләштергән канализация юлына тоташтырылмаган булган. Менә хәзер тотылган суларны куар өчен насос урнаштырып, төп трассага ялгау эшләре бара. Канализациягә бәйле эшләрне үзәк хастаханә һәм Балтач спорт-сәламәтләндерү үзәге янында да алып барыла. Рәшит Фәритович әйткәнчә, су яисә газүткәргеч салу эшләре урамнарны бозмыйча, горизонталь бору ысулы белән башкарыла икән. Ә район Советы бинасы янында төзү эшләре газ үткәргеч сузып, киләчәктә аерым газ котельные урнаштыру белән бәйле, моныӊ шулай икәнен эшне башкаручы Балтач газ хуҗалыгы хезмәткәрләре җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев