Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач янгын сүндерүчеләре җиңүче

Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланган газ-төтен саклау хезмәте звенолары арасында ел саен үткәрелә торган республика ярышлары быел Балтачта үтте.

36 команда арасыннан 110нчы янгын сүндерү бүлекчәсе егетләре, ягъни балтачлылар икенче булып старт сызыгына басты. Махсус киемнәрдән, билләрендә һәм аркаларында кирәкле җиһазлар тагып, ярышта катнашучылар шушы авыр киемнәрдән алга омтылдылар. Күзләр каплаган килеш, «янгын» булган җиргә кереп, шуннан зыян күрүчене табып, аны алып чыктылар. Тизлеккә, җитезлеккә сыналып яңадан өч төрле ярыш күнекмәләре үттеләр һәм соңыннан иң авыр сынауга килеп җиттеләр – «янгын» дөрләп торган төтенле бина эченә кереп, андагы зыян күрүчене табарга, аны алып чыгып, янәдән бина эченә, янгын сүндерергә керергә кирәк иде. Ярышлар вакытында ялгышучылар да, штраф алучылар да, финиш сызыгын үтеп чыкканнан соң хәлсезләнүчеләр дә булды.

Янгын сүндерүчеләр чынбарлыкта бу сынаулар белән күзгә-күз очрашалар һәм ни кичергәннәрен, авырлыгын үзләре генә беләләр шул. Бары сабырлар, түземлеләр, чын батырлар гына бу өлкәдә эшли алуын танырга һәм аларны бәяли белергә кирәк.  Үз тормышларын куркыныч астына куеп, ә кайбер чакларда корбан да итеп, күпме кешеләрне һәм материаль байлыкларны коткарып кала алар.

Фәнзил Әлтәпов, Рөстәм Габделбәров, Марат Габдрәхимов, Айнур Зәйнуллин составында чыгыш ясаган Балтач командасы ике көн дәвам иткән ярышларның беренче сынавыннан ук лидер булып, нәтиҗәдә иң яхшы вакытны күрсәтте. Һәм, әлбәттә, ярышның җиңүчеләре булып танылдылар. Икенче урында Түбән Кама, өчтә – Кукмара районы командалары. Районыбыз янгын сүндерүчеләрен ихластан әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез. Эшегезне яратып башкарып, өйләрегезгә исән-сау кайтырга язсын. Һәм һәрчак шулай бердәм команда булып калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач янгын сүндерүчеләр республика ярышлар