Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Балтач законсыз чүплекләрдән тулысынча арынган

Балтач тиешсез урыннарда урнаштырылган калдыкларны чистартуны 100 процентка үтәгән

1 майдан 1июньгә кадәр дәвам иткән санитар икеайлык нәтиҗәләре бик тә сөенечле. Икеайлык кысаларында республика буенча тиешсез урыннарда хасил булган 1817 чүплек ачыкланган, шуларның 93 проценты инде юк та ителгән.
Тиешсез урыннарда урнаштырылган калдыкларны чистарту буенча республикабызның 20 районы 100 процент нәтиҗәгә ирешкән. Бу исемлектә безнең Балтач районы да бар. Узган елда ике ай эчендә барлык чүплекләрдән дә котылган районнар исәбе нибары 6 булган.

Быел республикабыз территориясен чистартуга иҗтимагый инспекторлар да зур өлеш кертте. Икеайлык кысаларында алар көче белән тиешсез урында барлыкка килгән һәр алтынчы чүп өеме табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250