Балтач үзәк китапханәсендә, мәдәният елы уңаеннан, «Сезнең горурланырга хакыгыз бар» дип исемләнгән ветеран китапханәчеләр белән очрашу-кичә уздырылды.
Кичәгә әзерлек барышында барлык ветераннар хакында мәгълүмат туплаган «Сезнең эшләр сокландырыр киләчәк буыннарны» стенды эшләнеп куелды, район китапханәләре тарихына багышланган «Китап булган җирдә дуслык, әхлак һәм тарихның яхшы дәвамы» - презентация эшләнде.
Бәйрәм сәхнәсеннән «Ел китапханәсе» исеменә лаек булган Кили авыл китапханәсе мөдире М.В.Маннанова, агымдагы елда уздырылган бәйгеләрдә призлы урыннар алган китапханәчеләр бүләкләнде.
Очрашуда катнашучыларны Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Р.И. Шакиров, район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Р.Сәләхетдинова, район авылара үзәк китапханә директоры Р.М.Зарипова котлады.
Шакиров Рамиль Илдус улы ветераннарны районның бүгенге тормышы, киләчәккә планнары белән таныштырып китте, кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Очрашу чәй табыны артында китапханәчеләр, ветеран китапханәчеләр башкаруындагы җырларга, теләкләргә үрелеп бик җанлы барды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев