“Балтачагрохимсервис” егетләре туфракны нейтральләштерә
"Балтачагрохимсервис" оешмасы (җитәкчесе Наил Гыйләҗев) районыбыз өчен гаять тә нәтиҗәле эш башкара.
Бүгенге көндә районда барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә дә туфракны известьлаштыру эше бара. Аның 70 %ы - республика фининславы ярдәмендә башкарыла, ә калган өлеше - хуҗалык үз хисабыннан күтәрә. Быел район буенча 2 500 гектар мәйданда эш башкару өчен 21 567 тонна известь каралган. Туфракның әчелегенә карап, бер гектар мәйданга уртача 7-8 тонна чамасы известь кертелә, дип белдерә оешма белгечләре.
Районда бу эшне МХА-7 маркалы махсус техника куелган өч "Урал" машинасы һәм бер "Амкадор" үзтөягеч тракторы башкара.
Аларның хезмәте белән якыннанрак танышу өчен "Сорнай" басуларына юл алдык. 23 август көнне техникаларның "Бөрбаш" хуҗалыгы кырларыннан бирегә күченгән вакытлары иде. Техникаларда хезмәт стажы зур булган, тәҗрибәле ир-егетләр эшли. Леонид Наздиков, Игорь Плотников, Раяз Габсәламов - "Урал" машиналарын иярләсәләр, ә Игорь Абрамов "Амкодор"да хезмәт куя. Леонид белән Раязның бирегә килеп хезмәт куя башлаганнарына да 3 дистә ел вакыт үткән. "Армиядән кайту белән 1988нче елда 20 яшьлек чагымда оешмага килгән идем, инде менә 30 ел була, үземә дә 50 тула", ди Раяз әфәнде. Шулай ук ике Игорьның да хезмәт юлы бер елда башланган. Монда 1993нче елдан бирле эшлибез инде, диләр. Аларның барысы да Чепья егетләре булып чыкты. Шуннан кадәр көн дә килеп, еракрак урнашкан хуҗалык басуларында эшлисе булганда бер техника белән генә кайтып-китеп эшләп йөриләр икән. Хезмәтләре авыр булса да, зарланмадылар алар. Киресенчә, күтәренке күңел белән руль артына утырып, очы кырые күренмәгән кырларга юнәлделәр, эшләрен дәвам иттеләр. Зур машиналар артыннан ап-ак тузан өермәсе генә күтәрелеп калды.
Игенченең хезмәте суктырылган ашлык бәһасе белән генә түгел, ә туфракны тукландырган менә шундый хезмәтчәннәр, механизаторлар, агрономнар хезмәте белән дә бәяләнә шул. Уңырышлы туфрак кына, мул уңыш нигезе була ала!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев