Балтачта берьюлы 2 гаиләдән игезәкләр армиягә китә (фото)
Ор авылыннан Галләмовлар һәм Кече Лызи авылыннан Димитриевлар көзге чакырылышта игезәк улларын армиягә озаталар.
Уллары армиягә китәсе гаиләләрнең бу көннәрдә бик дулкыннанган көннәре. Кемнәрнеңдер беренче балалары, кемнеңдер бердәнбере армиягә китә. Ә менә Ор авылында яшәүче Галләмовлар бер юлы ике улларын Кызыл Армия сафларына озата. Игезәкләр Альберт белән Роберт урта мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендәге элемдә техникумына укырга кергән була. Әмма мондый төр уку йортларында белем алганда кичектерү каралмаган. Шуңа да алар көзге чакырылышта армиягә китә. Галләмовлар гаиләсендә өч малй үсә.

- Олы улыбыз Руслан 2011 елда Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан иде, инде менә игезәкләребезгә дә чират җитте, - ди Фирдания ханым дулкынлануларын тирән яшереп. - Исән-сау гына була күрсеннәр. Күз карасы кебек үстергән балаларыбыз бик кадерле бит үзебезгә.
Быелгы көзге чакырылышта Кече Лызи авылыннан да игезәкләр - Сергей, Андрей Димитриевлар армиягә китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев