Хезмәт

Балтач районы

18+
Төрлесе

Балтачта чия уңышы зур (фото)

Быел бистәбездә чия агачлары мул уңыш бирә.

Бакчаларда гына түгел, хәтта капка төпләрендә дә чияләр сыгылып утыра. Белгечләр чияне күп ашау зарарлы дисә дә, кайнатмасы да, компоты да бик тәмле шул. Сезнең игътибарга үзенчәлекле рецепт - чияле җиләк вареньесы тәкъдим итәргә булдык. Ясап карагыз әле, үкенмәссез, бик тәмле.

Юылган җиләкне изгәләп, боламык ясагыз, шикәр комы өстәп, салмак утта шикәре эрегәнче тотыгыз. Аннан соң юып, төше әрчелгән чияләрне шул кайнап торган җиләккә салып болгатыгыз. 10-15 минут кайнатыгыз. Шуңа лимон согы белән вакланган лимон кабыгы өстәп, тагын бер кат кайнатып чыгарыгыз. әзер вареньены стерильләштерелгән банкага тутырып, капкачлагыз. 2 кг төче чиягә (черешня): 1 кг вак бакча җиләге, 3 кг шикәр комы, ярты лимон согы һәм кабыгы кирәк. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250