Төрлесе
Балтачта еланнар да халыкка якыная ...
"Кыскач тараканнар чигенде, аннан үрмәкүчләр үрли башлады. Хәзер исә алары да юкка чыкты, йокыдын ялгыз бөҗәк кенә биткә кунып, безелдәп уята, - дип яза Курмала авылына ерак шәһәрләрдән ял итәргә кайткан Фәридә үзенең шәхси битендә.
- Әмма зооихтыяҗ әллә ни озакка сузылмады, көннәрдән беркөнне күршенең шат авазы ишетелде:"Елан! Карагыз әле, елан!" Чыннан да, ул миңа елан күрсәтте. Елан дигәнең без көненә әллә ничәшәр мәртәбә, сабыйлар белән шатлана-шатлана елгага төшә торган сукмакта ук ята. Моннан бер атна элек кенә күршем авылда елан бөтенләй юк дип ышандырган иде. Да...экобаланс үзенең нормасын үти, дип шатланырга гына кала. Мөгезле эре терлекләр юк шул хәзер аларны куркытырга, көтү чыкмый, маллар йөрми..." Фәридә курыкмыйча, еланны фотога да төшереп алган. Балтачта елдан-ел еланнар күбәя бара түгелме? Кайчан чаң сугарлар микән? Аллага тапшырдык инде... Сулыклар янында яшәүчеләргә еланнардан саклану чаралары күрергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев