Төрлесе
Балтачта комсомол хакында истәлекләр туплана
Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел булу уңаеннан, Ленура Сафина райондашларыбыздан истәлекләр һәм шул чор фотоларын туплый .
Моннан нәкъ 98 ел элек Социалистик Ватаныбызның куәтен арттыруда, аны дан белән бизәүдә, тормышыбызга яңа сулыш өрүдә һәм барлык яшьләрне бер йодрыкка туплап тотуда гаять мөһим роль уйнаган комсомол оешмасы төзелә. Ул бик күп яшь егет-кызлар өчен зур чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге була.
Тиздән комсомол оешмасына 100 ел була. Истәлекләрне барлау, аларны бер китап итеп туплау максатыннан, Ленура Сафина комсомол оешмасы хакында истәлекләр һәм шул чор фотоларын туплауны үзенә зур максат итеп алды. Ленура ханым белән 89274325746 телефон номеры аша элемтәгә кереп була, шулай ук редакциягә 2-62-53 номерына да шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев