Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта көтүне "электрокөтүче"ләр көтә (фото)

Ике Салавыч арасындагы зур болынлыкта ел саен "Татарстан" хуҗалыгының таналар көтүе йөри.

Беренче кат уңышын җыеп алганнан соң, яшел кәлшәләр бераз күтәрелгәч, быел да чыгардылар аларны. Шунда ук кардалары бар, кайтып-китеп йөрмиләр.

Быел таналарны яңача - "электрокөтүче" белән генә көтәчәкләр икән дигәч тә, таналар ул аз көчәнешле ике тимерчыбыкны бәреп чыгарлар, бакчаларны басып бетерерләр, таралырлар дип уйлаган идек, юк, дүрт яклап әйләндереп алынган чыбыкларга якын да килмичә, бер кая китмичә рәхәтләнеп ашап йөриләр.
Каравылчыларга да эш җиңел, карап, күзәтеп кенә торалар. Башта чыбыкларны чагыштырмача кечкенә арага гына сузганнар иде, хәзер инде зурайттылар, маллар да көне буе иркенләп йөри. Замананың кечкенә генә могҗизасыдыр инде бу...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250