Балтачта көзге сынамышларга карап, кышны фаразлыйлар
-Сентябрьдә кар күренсә,көз озак килер.
-Сентябрь аяз булса, кыш салкын булыр.
-Беренче октябрьдә кар күренсә, кырык көннән соң кар ятар.
-Беренче ноябрь көнне яңгыр өстенә кар яуса, җәй салкын килер.
-Көз озын килсә, яз соң килер.
-Кошлар җылы якка бик иртә очып китсәләр,кыш иртә килер һәм суык булыр.
-Суган кабыгы калын булса, кыш салкын була.
-Сентябрь башларында тавыклар каурыйларын коя башласалар, ел суык була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев