Балтачта су коенырга рөхсәт ителгән бер генә урын да юк (фото)
- Без "Кара күл"гә көн саен иртәле-кичле су коенырга йөрибез. Бүген иртәнге сәгать алтыда килсәк, капкада йозак. Нинди хәл инде бу? - дип өзгәләнеп шалтыраткан иде бер укучыбыз. Әлеге мөрәҗәгатьне җавапсыз калдырмау максатыннан, иртәнге сәгатьләрдә үк Кара Күлгә бардык.
Көннәрнең бик эссе торуы үзеннән-үзе райондашларыбызны су янына этәрә. Су коенасы, җәйге челләдән шул рәвешле генә булса да качып торасы килә. Ләкин районыбызда су коенырга рөхсәт ителгән бер генә плотина яки елга да юк икән. Бу хакта авыл җирлеге башлыклары халыкны кисәтеп, сулыклар янына «Су коенырга ярамый» дигән элмә такталар да урнаштырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев