Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачтан Чулпан Габделганиева Татарстан Президенты белән турыдан-туры элемтәгә чыкты (+фото)

Күренекле райондашыбыз, спортчыбыз, шашка остасы һәм шагыйрәбез Чулпан Габделганиева бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән турыдан-туры элемтәгә чыгып, үз гозерен белдерде.

Кариле авылында гомер итүче Чулпан Габделганиева райондашларыбызга яхшы таныш шәхес. Ул мөмкинлеге чикле (бары тик махсус коляска белән генә хәрәкәт итә ала) булса да, чиксез мөмкинлекләргә ия кыз.
Ул шагыйрә дә, мәкаләләр дә яза, 25 ел эчендә 4 шигырь китабы дөнья күргән. Чулпан әле тагын районның мөмкинлекләре чикле кешеләрен бергә туплап, "Фикердәш" клубын оештырып, аны 13 ел дәвамында җитәкләүче дә!!! Шулай ук бәйләргә, чигәргә дә ярата, спорт белән дә дус. Бигрәк тә шашка буенча ирешкән уңышларын санап бетергесез.
Күптән түгел генә Волгоград шәһәрендә шашка буенча узган ярышлардан Россия Чемпионы дигән дәрәҗәле мактаулы исемгә лаек булып кайткан иде.
Чулпан Габделганиеваның буш вакыты юк та диярлек, гел хәрәкәттә, гел эзләнү юлында ул. Тик хәрәкәт итү өчен коляскасы гына бик нык тузган.
- Минем ике коляскам бар. Берсе гади, кул белән этеп йөри торган, аны миңа Норма мәктәбендә укыган классташларым, эшмәкәр дусларым бергә кушылып сатып алып биргәннәр иде. Бүген дә шул коляска белән йөрим, монысы да тузып бара инде. Ә икенчесе Германиядә эшләнелгән кыйммәтле электр белән хәрәкәт итә торган коляска. Аңа хәзер 7 ел булды. Бик нык тузды, срогы чыкты. Узган ел яңа коляска алып бирүдә ярдәм итә алмасмы дип, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов исеменә хат юллаган идем. Шушы ук хатны республика күләмендә чыга торган бер газетага да юлладым.
Минем гозерем җавапсыз калмады, мине Президентыбыз ишетте, яңа коляска кайтартуда ярдәм итте. Шушы көннәрдә колясканы өйгә китерделәр. Ләкин ул минем өчен бик уңайсыз, биек булып чыкты.

Мин 70 яшьлек әнием белән генә яшәгәнлектән, ул мине коляскама күтәреп утырта алмый. Мин үзем менеп-төшеп йөрергә гадәтләнгән. Олы яшьтәге йөрәк өянәге кичергән әниемне борчый алмыйм бит инде. Шуңа күрә мин бу Кытайда җитештерелгән, яңа, биек коляскадан баш тартырга мәҗбүр булдым. Бүген бу мәсьәләне Президентка дә белгертергә телим. Мөмкин булса, икенчесен бирүләрен сорыйм. Мин бу коляканы бик озак көттем. Алда бәйрәмнәр... Анда, төрле спорт ярышларына барасы, үзебезнең "Фикердәш" клубына йөрүче дуслар белән аралашасым килә. Әгәр дә тәбәнәк, мин заказ биргән модельдәге коляска кайтса, бик бәхетле булыр идем. Бәхет бит ул - хәрәркәт итә, аралаша, дөньяны күрә алу да. Менә мин бүген Республикабыз башлыгы - Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов белән дә турыдан-туры аралаша алу бәхетенә ирештем. Бу да зур шатлык бит!!! Ул мине ишетте! Минем күптәнге хыялымны тормышка ашыруда ярдәм итте!!!" - диде Чулпан Габделганиева хылына әверелгән шатлыклы вакыйгасы белән уртаклашып.
Президент Рөстәм Миңнеханов Чулпанның ирешкән уңышлары, иҗаты белән дә кызыксынды, уңышлар теләде. Соклануын белдерде. Ә Чулпан Габделганиева үз чиратында, Әнисе - Гөлнур ханымга багышланган шигырьләре тупланган китабын күрсәтеп, бер шигырен укып күрсәтте. Президентның көчле алкышлары, уңай җавабы Чулпан Габделганиеваны әле тагын бик күп уңышларга рухландырыр!!!

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250