Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлыларны хөрмәтләделәр

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, "Арча аграр сәнәгать һөнәр көллияте«нең 2нче номерлы филиалы җитәкчесе Рәис Садыйк улы Галиев Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, юл төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «МДСУ-1» оешмасының погрузчик машинисты Рамил Хәмит улы Исмәгыйлов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, агрохимия хезмәте үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен түбәндәге хезмәткәрләр Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  •  Равил Габделбәр улы Бариев — «Сельхозхимия» оешмасы шоферы;
  • Алмаз Нурислам улы Нәфыйков — «Балтачагрохимсервис» оешмасы шоферы. 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, законлылык һәм хокук тәртибен тәэмин итү эшенә зур өлеш керткәне өчен полициянең өлкән лейтенанты, район эчке эшләр бүлегенең икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору төркеменең өлкән оперуполномоченные Салават Таһир улы Зарипов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Яңгул авылы китапханәсе мөдире Хәлимә Гарифҗан кызы Зарипова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Борнак» җәмгыятенең запас частьлар склады мөдире Гөлфинә Вагыйз кызы Закирова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев