Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта коляскалар парадка чыкты (фото)

Гаиләләр әкияти бәби арбалары ясап-бизәп-тәкъдим итеп сокландырдылар.

Балтачта инде ничәнче ел рәттән «Коляскалар парады» уза. Бәйге быел да бик күп яшь гаиләләрне үзенә тартты.

Бәйге шартлары буенча, катнашучылар балалар коляскасын (бала утырып йөри торган төрле җайланмалар) йөртергә комаучалык тудырмый торган төрле җайланмалар, аксессуарлар кулланып бизәргә тиешләр иде. Әти-әни һәм балалар колясканың бизәлгән темасына туры китереп, үзләре театральләштерелгән костюмнардан иде.

Быелгы парадта Балтач бистәсеннән Алинә-Рамил Зәйнетдиновлар, Диләрә-Илшат Абсаттаровлар, Әлфинә-Ленур Галимҗановлар, Гөлфия-Илназ Низамовлар, Сания-Илназ Дәүләтшиннар, Зөһрә-Ранил Галимовлар гаиләләре, Чепья авыл җирлегеннән Людмила-Игорь Эшкеевлар, Тихоновлар гаиләләре, Норма авыл җирлегеннән Алия-Рәдиф Шаһидовлар, Алмира-Марат Газизовлар, Бөрбаш авыл җирлегеннән Алисә-Разил Әхмәтхановлар гаиләсе, Сосна авыл җирлегеннән Гөлүзә-Рифат Зариповлар гаиләсе, Карадуган авыл җирлегеннән Ләйсән-Ринас Әхмәдиевлар гаиләсе һәм Кече Лызи авыл җирлегеннән Буяновлар гаиләләре катнашты. Алар әкияти бәби арбалары ясап-бизәп-тәкъдим итеп сокландырдылар. 

Чепья җирлегеннән Людмила һәм Игорь Эшкеевлар Гран-прига лаек булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев