Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәрәңгегез чирләдеме?

Бу авыру нематода дип атала

Бәрәңге элек-электән халык яратып үстерә торган, өстәл — табыннарны бизи торган яшелчә. Ләкин халык яраткан бәрәңгенең аңлап бетермәгән авырулары да күп икән. Без аларның берсе турында әйтеп китәргэ булдык, бу авыру нематода дип атала.

Нематода белән авырган бәрәңге әкрен үсә, аз яфраклар җибәрә. Астагы яфраклары тиз шиңә, яшел төсен бетереп. Нематода түгәрәк чели булып чутлана. Алар үсемлекнең тамырларын ашап, үсемлекне хәлсезләндерәләр, бу бәрәңге уңышы кимүенә китерә.

Бакчачылар читтән, белмәгән орлык бәрәңгесе алып, авыруны бакчаларына кертәләр. Иң дөресе, белгән орлыклар бәрәңгесен утырту. Бүтән төбәктән бәрәңге алгансыз икән, сатучыдан карантинный сертификатны күрсәтүен сорагыз һәм орлыкның әйбәт сыйфатлы булуына инангач кына сатып алыгыз.

Авыруга каршы көрәш. Бәрәңгене нематода белән зарарланган җирлектә үстерергә ярамый. Бакча сукалаганнан соң, бәрәңге утыртканнан соң,
көрәкләрне җирлектән әйбәтләп чистартырга кирәк. Нематода туфракта 20 елга кадәр сакланырга мөмкин, хуҗалык бакчаларында чәчү әйләнеше ясарга кирәк, әйтик, ярты бакчагакүпьеллык үлән чәчәргә кирәк. Зарарланган жирләргә нематодага каршы торучы сортлар утыртырга кирәк, бу авыруга «Аврора», «Арамис», «Ароза», «Жуковский ранний» сортлары бик нык булыша.

Фаттахов Р.М.,

«Россельхознадзор»ның дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәрәңге үстерү