Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бәби табу өчен иң яхшы вакыт кайчан?

Әбиләр “басуда да бала таба идек” дип сөйләп шаккатыралар иде. Шулай җайлы бәбиләгәнгә элек 15 әр бала алып кайттылармы икән? Ничек кенә дисәләр дә, әни булу алай ук җиңел түгел лә. Тулгак газабының ни икәнен үз башыннан кичергәннәр яхшы белә.

Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә бала тудыру бүлеге җитәкчесе Булат БЕГИЕВ белән әни булу турында сөйләштек.

— Булат Гомәрович, бала тапканда хатын-кыз, гадәттә, нинди хаталар җибәрә?
— Иң еш очрый торган хаталар — хатын-кыз югалып кала, тулгак вакытында дөрес көчәнми, табибны тыңламый, акушерның әйткәннәрен ишетми. Авыртуга түзә алмыйча, кесарев кисеме ясатырга кушучылар да очрый. Артык куркудан, паникага бирелүдән баш мие мәгълүматны кабул итми башлый.
— Гадәттә, бала тугач, кендеген кискәнче үк беренче эш итеп әнинең күкрәгенә салалар. Бу ни өчен кирәк?
— Хәлләре яхшы икән, сабыйны беренче сәгатьләрдә үк әнинең күкрәгенә салу мөһим. Бу ана белән бала арасында элемтәне ныгытса, икенче яктан сабый күкрәктәге беренче угыз сөтен авыз итә. Бала тапкач, беренче көннәрдә генә була торган сары төстәге әлеге куе сыекчада сабый өчен файдалы элементлар бик күп. Угыз сөте, әнинең күкрәк тиресендәге микрофлора баланың эчәклегенә үтеп кереп, аның эшчәнлеген формалаштыра.
— Медицина алга киткән заманда бала табуның нинди генә алымнары юк. Ирең белән бергә бәбиләүгә ничек карыйсыз?
— Әйе, заманча медицина үзәкләрендә ирең белән бала табу хезмәтләре тәкъдим ителә. Шәхсән үзем моны хупламыйм. Чит илдәге медицина күзәтүләре буенча, моны кайбер ирләр психологик яктан авыр кичерә, бергә бәби тапкан гаиләләр арасында аерылышучылар күп, диләр.
— Кайбер хатын-кызлар, табиб күрсәтмәләре булмаса да, кесарев кисеме белән бала табарга теләк белдерә. Имеш, бу туачак сабый өчен файдалырак, килешәсезме?
— Хатын-кыз шундый итеп яратылган, ул табигый юл белән бала таба. Бу вакытта сабый үзенең эчәклеге дөрес эшләсен өчен микрофлораны үзләштерә. Тулгак вакытында, һәр көчәнгән саен баланың баш сөяге сак кына кысылып, эчтәге кан басымы күтәрелә. Бу сабыйга сулыш алу системасын эшләтеп җибәрү өчен мөһим. Кесарев кисеме белән туган баланың баш сөягендәге кан басымы тиешенчә күтәрелмәү аркасында сулышы чыкмаска мөмкин, мондый вакытта стимуллаштыра торган җайланмалар кулланып, балага беренче сулыш алырга ярдәм итәргә туры килә. Операция вакытында катлаулы хәлләр килеп чыгарга, кан китәргә мөмкин, хатын-кызның, баланың әгъзаларына ялгыш зыян килү куркынычы бар. Җөй урыны эренләү, ялкынсыну очраклары да була. Кесарев кисеме табиб күрсәтмәсе буенча гына башкарылса яхшы.
— Хәзер өлкән яшьтә бәби алып кайтучылар да җитәрлек. Хатын-кыз ничә яшьтә бала тапса яхшы?
— Бу һәр хатын-кызның организмына бәйле. Кемдер яшь булса да авыр таба, өлкән яшьтә җайлы бәбиләүчеләр дә җитәрлек. Шулай да хатын-кызга бәби табу өчен иң яхшы вакыт 30 яшькә кадәр дип санала. Бу организмның сыгылмалы, сәламәт чагы. 40 яшьтән соң, гадәттә, хроник авырулар күзәтелә. Олы яшьтә беренче тапкыр бәби алып кайтучыларның күбесе озак вакыт балага уза алмаучылар йә ЭКО ысулы белән авырлы булганнар.
— Эшегезне ни өчен яратасыз?
— Яңа кеше тууда катнашу, әниләрнең бәхетле карашларын күрү үзе бер рәхәт. Безнең эштә төрле кызыклы, гадәттән тыш хәлләр белән очрашырга да туры килә. Берсендә бер хатынны китерделәр. Аналыгында ике җөй, җитмәсә, бала аягы белән туарга әзерләнә, кендек тә төшкән. Пациентка кичектергесез операция ясарга кирәк иде. Ә ул арада аналык кыскарып, хатын үзе бала тапты. Берсенә дә зыян килмәде, шундый очракларны күреп сөенәбез. Балалар да, әниләр дә сәламәт булсыннар.


“ИКЕҢ ДӘ РИЗА БУЛУ КИРӘК”
Булат БӘЙРӘМОВ, алып баручы, җырчы:
— Хатыным Ләйсән Гыймаева икенче, өченче балабызны тапканда янәшәсендә булдым. Бергә бала табуга алдан әзерләнергә кирәк. Консультацияләрдә барысын да сөйләп, аңлатып, күрсәтеп бирәләр, аерым анализлар тапшырасың. Ир-атның иң төп ярдәме — тулгак вакытында. Хатыныңа дөрес сулыш алырга, күнегүләр ясарга һәм мораль яктан ярдәм итәсең. Бала тугач, акушерлар аны иң беренче әтисе кулына тапшыра. Бу вакыттагы хис-кичерешне аңлатып бетереп булмый. Хатын-кызның нинди газаплар аша узганын аңлыйсың, аңа карата хөрмәт хисе тагын да арта. Курыккан ирне бала тудыру йортына мәҗбүри алып килүдән файда юк. Бу карар икесенең дә ризалыгы белән генә кабул ителергә тиеш.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Чыганак: "ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев