Бер фотосурәт тарихы яки Руфиянең Грозныйда күргәннәре
«Кызыңны бүтән күрмәссез, алар балаларны шулай алып калалар, сездән выкуп сорарлар»,- дип әти белән әнине «сөендергән» кешеләр күп булган.
Безнең гаилә архивында фотосурәтләр искиткеч күп. Бәләкәйдән мин аларны актарырга, кызыксынырга, сорашырга яратам. Күп фотоларның тарихы, андагы туган яки таныш кешеләр турында мәгълүматлымын. Үзебезнең никах көненнән алып хәзергәчә шулай ук шактый сурәтләр тупланган.
Олы улыбызга багышлап, һәр фото астына шигырьләр яздым (кечесенә «илһам» калмаган). Заманчалаштык: күп фотоларны компюьтерда, телефон хәтерендә генә саклыйбыз. Күбесе кәгазьгә чыгартып, фотоальбомга куелу чиратларын көтәләр.
...1989 нчы елның апрель аенда һәр елдагыча колхозга шабашкага эшчеләр килде. Юк, бу елда әрмәннәр түгел, ә чеченнар. Беренче көнне үк әти янына килгән бригадирлары Руслан атлы кара мыеклы, озын буйлы бик гаярь чечен, мине үзләре торачак йортка кечкенә кызы белән уйнарга чакырды. Мин — әрсез алабай — берничә көннән үк бездән өч йорт аркылы урнашкан әлеге гаилә белән танышырга киттем. Ун яшьлек, русча да-неттан кала «пачти» бер сүз белмәгән (без бит рус теле дәресен дә татарча укый идек.
Хәзер генә балалар бер-берсе белән русча аралаша!) чип-чи авыл баласы! Шул барудан мин кара көзгә — шабашниклар киткәнчегә тикле — көннәр буе шуларда булдым. 4 яшьлек Мәдинәдән бигрәк, мин Русланның хатыны — Фатима апага иптәш идем. Унлап ир-ат иртүк эшкә китә, соң гына кайталар. Фатима апа иртәдән кичкә кадәр берүзе, аралашырга да, сөйләшергә дә миннән кала беркеме дә юк. Ул эшчеләргә өч тапкыр ашарга пешерә, кибеттән ризык ташый, зур табакка су җылытып керләр юа, идәннәрне көнгә ике тапкыр юып чыга.
Эшчеләр арасында үз туганнары да бар иде, ул халыкта дин нык көчле — алар янында бу яшь хатын сөйләшми, көлми. Фатима апа табигате белән искиткеч тыйнак, мөлаем, бик чибәр ханым иде. Аңа ул вакытта 24 яшь кенә иде әле. Җәй буе мин хәйран русчага да, йорт эшләрендә булышырга да өйрәндем, үземнең елак энемне караудан качып, курчак кебек матур Мәдинә белән уйнадым.
Июль ахырында Фатима апа каенаналарында калдырган олы кызын сагынуга чыдый алмыйча, 5-6 көнгә генә үзләренә кайтып килергә булды. Юлда бала карашыр дип, Руслан әти-әнидән мине дә сораган. Әни каршы килеп тә караган иде, ләкин әтине ризалатып, мине гомеремдәге иң беренче һәм иң озын юлга озаттылар.
Бала хәтере — чиста кәгазь бите: мин бүген җиде төн уртасында уятып сорасалар да, Грозный шәһәрен, үзем булган һәр өйне, һәр урамны җентекләп тасвирлап бирә алам. Һәр савыт-саба, һәр җиһаз, кешеләрнең йөзләре, киемнәре — мәңгегә күңел түремдә. Ул халыкның кунакчыллыгы, тәртиплелеге, динилеге... безне һәркөн берәр туганнары кунакка чакырып, мине (ун яшьлек сабый) хөрмәтләп, бүләкләр биреп зурладылар. Без анда 15 көн булдык.
"Кызыңны бүтән күрмәссез, алар балаларны шулай алып калалар, сездән выкуп сорарлар»,- дип әти белән әнине «сөендергән» кешеләр күп булган. Ә мин, мәгълүм әкияттәге урманда үләргә калып та баеп кайткан кыз шикелле, бер «чумадан» бүләкләр төяп, безнең гомер күрмәгән персик, абрикос, груша ише җиләк-җимешләр тутырып, исән-имин кайтып җиттем. Аэропорт, самолет, поезд, гостиница сүзләрен ишеткәне дә булмаган Руфия, аларны күреп, очып, утырып, кыскасы, әллә ниләр күреп кайтты.
Әлеге сәфәрем, гомумән, чечен танышларым турында мин бик күп яза алам. Шушы югары ноктада туктыйм. Бу фотосурәт — әнә шул вакытның бердәнбер истәлеге. Фотода мин Фатима апаның ике кызы- Милана һәм Мәдинә белән.
P. S. Әлбәттә, сезне бу тарихның ахыры кызыксындырмый калмас. 30 ел бу кешеләр турында җылы, якты истәлекләр саклап, сагынудан өзелгәндә шушы сурәткә карап яшәгәннән соң, моннан ике ел элек без кабат бер-беребезне таптык, хәзер телефон аша аралашабыз. Тик монысы инде, бөтенләй башка тарих...
Руфия Мифтахова,
Арбор авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев