Бер тәүлектә ике янгын – Балтач халкы аптырашта
Кичә һәм бүген төнлә янгын чыгу сәбәпле Сырья һәм Кенәбаш авыллары халкы төнге йокы күрмәделәр.
Шулай ук 25 май төнге 1 тулып 25 минутта «Игенче» хуҗалыгының каравылчысы тарафыннан Кенәбаш авылында янгын чыгу турында хәбәр керә. Совет урамы 38нче йорт адресы буенча урнашкан беркем дә яшәмәүче йортны ялкын камап ала. Вакытында янгын урынына килеп җиткән район янгын сүндерү бүлеге һәм «Игенче» хуҗалыгы хезмәткәрләренең уялыгы белән янәшәдә генә урнашкан яңа йорт саклап калынган.
Хөрмәтле райондашлар, алда Сабантуй бәйрәмнәре. Көннәр бик эссе торуны истән чыгармыйча, әлеге көннәрдә бигрәк тә сагырак булсак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев