Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Беркемгә дә бала хәсрәтләре күрергә язмасын!

Гаиләбезгә зур кайгы килде, һәркемгә итагатьле, шулкадәр акыллы, кадерле улым арабыздан мәңгелеккә китеп барды

2020 елның 23 декабре безнең гаиләгә зур кайгы китерде. Һәркемгә итагатьле, шулкадәр акыллы, кадерле улым Алмаз Мансур улы Рәхматуллин арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

Әлеге авыр вакытта безгә ярдәм күрсәткән туганнарга, күршеләргә, дусларга, «Балтач газы» идарәсендә эшләүче егетләргә, Балтач урта мәктәбе коллективына һәм директоры Гөлчәчәк Фидаилевнага, сыйныф җитәкчесе Галия Камиловнага, сыйныфташларына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Шулай ук тагын бер кат, 13 ел үткән булса да, кызым Алсуны соңгы юлга озаткач, безгә матди һәм рухи ярдәм күрсәткән мәктәп коллективына, дусларына, сыйныфташларына, туганнарга һәм барлык битараф калмаган кешеләргә, аеруча олы ярдәм күрсәткән Вакыйф Мансур улы Зәкиевка рәхмәт сүзләре ирештерәсебез килә.

Беркемгә дә бала хәсрәтләре күрергә язмасын. Һәркемгә балалар канаты астында картлык көннәрен каршыларга насыйп булсын.

Мәрхүмнәрнең дәү әниләре – Сөембикә, әниләре – Гөлсинә Рәхматуллиналар, Балтач бистәсе.

Фото: https://cdn.pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев