Без кемнәр? Кемнәрнең кемнәре?
Без кемнәр? Кемнәрнең кемнәре? Ике буын бабайдан кала берсен дә белмибез...
- Аның да үз авырлыклары җитәрлек, - ди Балтач авылында яшәүче, үзенең нәсел шәҗәрәсен төзегән Вагыйз Таҗиев. - Бер тотынгач, булмастыр инде бу, дип кире куйган идем, тагын этәргеч бирүчеләр табылды да, эшне азагына җиткерә алдым. Бик күп эзләнә торгач, иң уңышлы дип санаган, үзем уйлап тапкан, әлеге (рәсемдә) вариантка тукталдым.Таҗи бабамның 6 баласы, 28 оныгы булган. Дүртенче буында - 83 кеше, бишенче буында - 156, алтынчы буында - 240. Хәзерге көндә җиденче буында 30 бала үсеп килә. Таҗи бабайның 5 буын бабайларын: Сәйфелмөлек, Монасыйп, Якуб, Бикчура, Сарманайны санасак бу шәжәрә 12 буын вәкилләрен эченә ала. Монда искә алынган исемнәрнең саны 550 гә җитә. Ялгызың гына башкарып чыга ала торган хезмәт түгел, үземә дә әби-бабаларның исемнәрен райондашыбыз Гарифҗан абый Мөхәмәтшин белән Гөлсем Миңнебаева табып бирделәр.
Вагыйз абый бәхетле, үткәнен белә, кемнәр блән туган икәнлеген тәгаенли. Ә без, күбебез, кемнәрнең кеме соң? Белмибез...Белербезме икән, анысын да белмибез...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев