Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бүген район почта бүлекчәсендә “Хезмәт” үз абунәчеләре өчен зур бәйрәм ясады (фото)

2016 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылырга санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан газета коллективы бүген «Абунәчеләр көне» үткәрде.

Вакытлы матбугатка язылу чорында ел саен абунәчеләребез өчен мондый бәйрәм ясау матур гадәткә кереп китте. Балтачлылар бүген "Хезмәт" газетасына язылудан тыш, төрле призларга, бүләкләргә дә ия булды.

"Хезмәт" күпләрнең яраткан газетасы булып тора. Моны чарага килүчеләр тагын бер кат раслады.
- "Хезмәт"не туганнан бирле алдырам, - дип беренчеләрдән булып газетабызга язылып, бүләкләр белән кайтып китте Нормадан Тәскирә апа Хәбибуллина.
- Мин елдагыча "Абунәчеләр көне" н көтеп алам, - дип сүзгә кушылды Балтачта яшәүче Рәйсә апа Әбүбакирова. - Быел да бәйрәм булуын ишетү белән бирегә ашыктым. Яшьрәк вакытта газетага үзем дә яза идем әле, хәзер олыгаеп киттем шул.

"Абунәчеләр көне" моның белән генә тәмамланмады, алдан вәгъдә иткәнчә укучыларыбыз арасында ун капчык шикәр комы да уйнаттык. Бәхет Кариле авылында яшәүче Сөмәя Галиәхмәтовага, Иске Торҗадан Владислав Яковлевка, Балтачтан Илнар Җәләевка, Әлфия Атабаевага, Марат Сөләймановка, Халисә Нәҗметдиновага, Чепьядан Елена Чакминага, Иске Салавычтан Гөлфия Гыйльметдиновага, Түнтәрдән Тәлгать Йосыповка, Соснадан Рамазанов Рашитка елмайды.

2016 елның икенче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу моның белән генә тәмамланмый, ул 25нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Сиксән елдан артык үз укучыларына тугры хезмәт иткән "Хезмәт"кә язылырга соң түгел әле. Абунәчеләр гадәттәгечә почта бүлегендә дә, хат ташучылар аша да газета-журналларга языла алачак. Ярты елга язылу бәясе - 672 сум.Ә инде альтернатив язылырга теләгәннәргә алты айга язылу өчен 395 сум түли. Болай язылган очракта газетаны редакциягә килеп алырга кирәк булачак. Язылыгыз һәм языгыз, безнең белән бергә булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250